Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хаҗ сәфәренә озаттык

Хаҗ - исламның биш баганасың берсе. Ихлас күңелдән хаҗ кылу кешене Аллаһка якынайта.

Изге җирләргә сәфәр кылу бәхете шәһәребезнең хөрмәтле ханымнарына - Әшрәфҗан кызы Мәрьям апага һәм Шәрәфетдин кызы Рузалиягә һәм дә «Сәфәр» мәчете имамы Фуат хәзрәтләргә насыйп булды. Ә менә шушы көннәрдә генә Тарихи мәчетебездә аларны озату мизгелләреннән Коръән мәҗлесе булып үтте. Аны шәһәребезнең һәм районыбызның хөрмәтле мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Коръән сүрәләре белән башлап җибәрде. Аннан соң матур һәм зәвыклы итеп әзерләнгән өстәл артында сөйләшеп тәмле ризыклардан авыз иттек, чәйләр эчтек. Әлбәттә инде, Габделхәмит хәзрәт күңел түренә үтеп керерлек итеп вәгазьләрен сөйләде.
Алдагы елларда хаҗ кылып кайтучылар Гомәр әфәнде белән Әминә ханымнар үзләренең киңәшләрен, хаҗ гамәлен сабырлык белән башкарып кайту өчен нәсыйхәтләрен бирделәр. Мәрьям апага хаҗ кылу шатлыгын бүләк иткән Әнвәр Миңнуллинга, сый-хөрмәт әзерләүче Фәридә, Флюра, Әзинә ханымнарга исәнлек-саулык, эшләрендә уңышлар теләп дога кылынды.
Озату мәҗлесенә килгән һәр барчабызның да күңелендә «Йә Раббым, мондый сәфәр безгә дә насыйп булса иде!» дигән изге уйлар булды.
Йә Раббым, нияте булган һәркемгә хаҗ гыйбадәте кылыр­га насыйп булса иде. Ә менә кайткач, хаҗи-хаҗия исеменә лаек булып яшәү кирәктер, дип уйлыйм.
Хәерле сәгатьтә, хәерле юл сезгә, кардәшләр!
Дилә Исхакова,
мөгаллимә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев