Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Грипп башка инфекцияләргә караганда авыррак кичереләме?

Грипп чынлап та башка вируслар­га караганда «ярсуырак»: агулану да көчлерәк, авыруның катлаулану очраклары еш очрый. Пневмония, токсинлы инфекция шогыннан үпкәләр һәм баш мие шешенүе, менингит яисә йөрәк зарарлану - миокардит булырга мөмкин.

ОРВИдан терелүне тизләтеп буламы?
Гади генә кагыйдәләрне тоту тизрәк терелүгә мөмкинлек бирә һәм авыруның катлаулануыннан коткара.
  • Беренчедән, постель режимы саклап, табиб чакыртырга кирәк. Ул билгеләми торып антибиотиклар эчәргә ярамый - ОРВИ вакытында алар файдасыз.
  • Икенчедән, тән температурасын төшерү белән мавыкмагыз. Аны күтәреп, организм саклану көчләрен активлаштырырга тырыша. Инфекцияләрнең «керү ишекләрен» - борын тирәсен һәм томау булганда гайморит куышлыгын җылыту мөһим.
  • Өченчедән, күп итеп җылы чәй, морс, су эчәргә кирәк. Ул организмда исраф ителгән сыеклыкны тулыландыра. Ә менә кан тамырларын тарайта торган тамчыларны 3-5 көннән артык кулланырга ярамый. Алар борын тишеген корытып, микробларга юл ача һәм ОРВИга бактерияле авыру да өстәлергә мөмкин.
Сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев