Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Горькийлылар чираттагы патруль корабленә нигез салды

18 февральдә Яшел Үзән сәнәгатендә тагын бер истәлекле вакыйга булды. А.М.Горький исемендәге заводта чираттагы патруль корабленә нигез салынды. Ул Санкт-Петербургта проектланып, Яшел Үзәндә төзелүче 22160 сериясендәге өченче корабль.

Алдагы икесенә - Василий Быков һәм Дмитрий Рогачев исемендәгеләренә 2014 елда нигез салынса, монысына Советлар Союзы герое Павел Державин исеме бирелде. Бу чарада аның улы да катнашты.
Тантананы заводның генераль директоры Ренат Мистахов ачып җибәреп, предприятиене кризис чорында да заказлар белән тотрыклы тәэмин иткән республика җитәкчелегенә һәм оборона министрлыгына рәхмәтен җиткерде.
- Сезнең корабльләр дәүләт куйган бурычны үтәячәк, - диде Россия Федерациясе Кара Диңгез флоты командующие Александр Витко. - Шундый суднолар төзеп, үзегезнең көчле булуыгызны даими исбатлап торасыз һәм без сезгә ышанабыз, рәхмәт сезгә!
Очрактан файдаланып, командующий бер төркем завод хезмәткәренә Мактау грамоталары да тапшырды.
- Кара Диңгез флоты безнең корабльләрне кабул итә һәм без моның белән бик горурланабыз, - диде Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев. - Ә инде бу корабльләрдә хезмәт иткән егетләр - безнең өчен икеләтә горурлык. Ил иминлеген саклауга өлеш кертүче завод хезмәткәрләренә рәхмәт!
Мәртәбәле кунаклардан РФ Оборонасы министрлыгы департаменты идарәсе җитәкчесе Павел Печковский, Санкт-Петербург проект бюросы АҖ генераль директоры Владимир Спиридопуло корабльләргә нигез салыну тантаналарының традициягә әйләнүен билгеләп, предприятие хезмәткәрләренә матур теләкләрен җиткерде.
Әлбәттә инде корабль исемен йөртәчәк Павел Державин улы Константин Державин үзенең дулкынлануын яшермәде.
- Мондый вакыйгада мин беренче тапкыр катнашам, - диде ул. - Державин исеме патриотлар тәрбияләр дип ышанам. Шуны да әйтәсем килә: Санкт-Петербургта Павел Державин исемендәге мәктәп тә бар.
Ул Ренат Мистаховка хөрмәт йөзеннән бөтен нахимовчылар исеменнән үзләре иҗат иткән «Морское дело» дигән китабын бүләк итте.
Ниһаять, бу тантанага килгән мәртәбәле кунаклар нигез салына башлаган корабльгә истәлек тактасын беркетте. Шушы минутлардан завод хезмәткәрләренең тагын бер заказы артты. Алар куелган бурычны, һичшиксез, лаеклы үтәячәк.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев