Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңгырар җыр булып!”

Авыл китапханәсендә патриот шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап уздырылган кичә "Гомерем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңгырар җыр булып!",-дигән шигъри юл белән аталды.

Урта һәм өлкән буын укучылары М. Җәлилнең туган илгә булган патриотик шигырьләре үрнәгендә тәрбияләнеп үскәнгә, бүгенге көнгә кадәр аның шигырьләрен яттан хәтерлиләр. Җәлилнең, бигрәк тә " Моабит дәфтәрләре" нә кергән шигырьләрен тетрәнмичә тыңлап булмый. "Вәхшәт" шигырендә генә дә, дошманга булган нәфрәтен белдереп, аннан үч алу өчен ант бирәм, дигән юллары, Җәлилнең фашистларга каршы көрәштә батырлыгын күрсәтә.Үзе үлсә дә, батыр исеме калган, Ватанга әйләнеп кайткан үлемсез шигырьләре белән, әле бик күп еллар халык хәтерендә сакланып, мәңге яшәр әле Җәлил иҗаты. Кичәдә катнашкан олысы да, кечесе дә бик эчтәлекле итеп шагыйрьнең төрле елларда иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр, балалар әкиятләрдән өзекләр дә күрсәттеләр. Китапханә хезмәткәрләренең иҗади эшләрен бәяләп үтеп, киләчәктә дә авыл халкына мәдәни чараларны ешрак үткәрүләрен теләп калабыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев