Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гомер көзләрегез якты булсын!

Кеше ничә яшьтә генә булмасын, күңеле белән гел 18 дә кала. Чынлап та, чәчләргә чал төшсә дә, маңгайлар сырланса да, үтте яшьлек юләрлек дип, җырларда гына җырланса да, күңел тамчы да картаймый ул.

Ел саен октябрь башында Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Бу көн безнең өчен кадерле булган әниләребез, әтиләребез, әбиләребез һәм бабайларыбыз көне. Аларны кайгырту бер генә көн белән чикләнергә тиеш булмаса да, бәйрәм уңаеннан күп кенә чаралар оештырылачак. Бүгенге көндә шәһәр һәм районыбызда пенсия яшендәге 41998 кеше гомер итә. Быел 6 кешегә 100 яшь тулачак!
Өлкәннәр көне декадасы уңаеннан авыл җирлекләренә чыгып, консультатив ярдәм күрсәтәчәкләр. «Рәхәт» социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә бушлай юридик һәм хокукый ярдәм буенча халыкны кабул итәчәкләр.
Бу бәйрәмгә әзерлек сентябрь уртасында ук башланды. Волонтерлар ялгыз яшәүче әби-бабайларның өйләрен җыештыру, кышка утын, яшелчә әзерләү буенча зур булышлык күрсәтә. Бәйрәмне социаль учреждениеләрдә уздыру белән генә чикләнми. Шәһәр һәм районның барлык предприятиеләрендә, авыл җирлекләрендә өлкәннәрне хөрмәтләү, чәй табыны артында концерт программасы куеп, күңелләрен күрү каралган. Бу көннәрдә бер генә ветеран да, өлкән кеше дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Гомер көзенә кереп баручы әби-бабайларыбызга әллә ни кирәк тә түгел. Өенә бер чиләк су алып кереп бирсәгез, кибеттән авыр сумкасын күтәрешеп кайтсагыз, әбекәй, хәлең ничек диеп сорасагыз да, савабы чиксез булыр, рәхмәтләре үзегезгә меңе белән кире әйләнеп кайтыр.

Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X