Гөмбә җыйганда адашканнар
Районыбызның Октябрьский бистәсе янындагы урманлыкта 82 һәм 85 яшьлек ике пенсионерка адаша.
Икенче көнне арган-талган, йончыган әбиләрне шушы бистәдә яшәүче табып ала. МЧС хәбәр итүенчә, ике карчыкның берсе шушы җирләрне яхшы белә һәм биредә беренче генә гөмбә җыюы түгел икән. Әмма шундагы бер ботакка абынып егыла һәм ориентирын югалта. Әбиләр урман эченә кереп китә һәм үзләрен тапканчы шунда адашып йөри.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев