Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гөлсинәбез булса, без яшибез

Гөлсинә Насыйбуллинага шәфкать туташына хас булган бөтен сыйфатлар тупланган. Кешеләр белән мөгамәләсе булсынмы, нурлы күзләре, мөлаем йөзе - барысы да үзенә җәлеп итеп, ярдәм итү теләге бөркелеп тора.

Өлгерлеге белән дә аерыла ул. Аңа табиб белән авырулар кабул итүдән тыш, башка бик күп эшләрне башкарырга туры килә. Хроник авырулар, урын өстендә авырып ятучылар - һәммәсенең хәлен белеп, аларга хезмәт күрсәтеп торырга кирәк. Диабетлы кешеләр дә аз түгел, алар да аны дүрт күз белән көтә. Аларның ул минутлар эчендә канын да тикшерер­гә өлгерә. Күз авырулы кешеләргә дә беренче ярдәмче. Кыскасы, һәр кешегә вакытын да, күңел җылысын да таба. Медицинада бит дару белән генә түгел, сүз белән дә дәвалыйлар. Ә менә Гөлсинә нәкъ шундыйлардан. Ул үз һөнәренә чын күңеленнән бирелеп, һәр процедураны да җиренә җиткереп башкара.
Гөлсинә Насыйбуллина Норлат участок дәваханәсе карамагындагы Өтәшкә, Өтәк, Бузай, Кече Өтәк, Луковское авылы халкына хезмәт күрсәтә. Эше күп, территориясе зур, шуңа карамастан берәүнең дә аннан зарлануын ишеткәнебез дә, белгәнбез дә юк. Үзе килә алмаса, безнең хәлләрне телефоннан шалтыратып ачыкламыйча, киңәшләрен бирмичә калмый.
Гөлсинә турында язганда үзеннән-үзе «Ак чәчәкләр» фильмындагы шушы шигырь юллары искә килеп төшә.
Ак гөлләрдән
җан җылысы алып,
Йөрәгеңә сала белгәнсең.
Ак чәчәкләр кебек, ап-ак булып,
Саф күңелле булып
кала белгәнсең.
Мин бу ап-ак күңелле һөнәр иясе турында бер генә дә начар сүз яза алмыйм, мактаудан һәм рәхмәтле булудан тыш. Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Күбрәк яхшы кешеләр турында языгыз, яманлык болай да тиз тарала», - дип язган. Чынлап та шулай. Яманлыктан да яманы юк. Тормышыбызны ямьләп торучы яхшы кешеләр турында күбрәк сөйләшик. Гөлсинә кебекләр булганда яшәве дә җиңелрәк. Аның яныннан кешеләр, авыруларын онытып, сөенеп кайтып китә. Гөлсинәбез эшләгәндә без дә тыныч яшибез.
Нәзирә Сафина.Бузай

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев