Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гөлнарам истәлегенә

Мин бу бәетне 38 яшендә безнең арабыздан киткән бик сылу хатын Исмагилова Гөлнара истәлегенә багышладым. Кинәт кенә авырып , август аенда үлеп китте, ике кечкенә улы калды. Бик күркәм гаилә иде. Гөлнара Норлат детдомында тәрбияче булып эшләде. Аны яраткан, хөрмәт иткән авылдашларыннан дога булып барсын иде бу бәет.

Гөлнарам истәлегенә

Көн артыннан көннәр үтә,

Ай артыннан ай үтә,

Тик син генә, җанкисәгем,

Һич тә чыкмыйсың истән.

Күзләремне яшьләр баса,

Чәчкәйләрем агара,

Сине уйлап, сине сагынып,

Сөйгән ярым Гөлнарам.

Җәйнең матур айларында

Сүнде синең йолдызың.

Парсыз аккош сыман калдым,

Сине җуеп, Гөлнарам.

И Гөлнарам, Гөлнарам,

Ник булдың йөрәк ярам?

Бердәнберем, күз нурым,

Алыштырмаслык ярым...

Ничек матур кавыштык без!

Ничек тату яшәдек!

Чиксез иде бергә бәхетебез...

Язмышыбыз ниләр эшләде!?

Күз алдымда көләч йөзең,

Йомшак бөдрә чәчләрең.

Күз алдымда серле күзләрең,

"Сөям,"- дигән сүзләрең.

Бик сагынам сине, күңел кошым,

Бик сагына сине улларың.

Сүнде синсез нурлы кояшым,

Чуалды тормыш юлларым.

Синсез моңсу якты дөнья,

Синсез салкын кара төн,

Синсез шатланмый шул күңел,

Синсез нурсыз минем көн...

Бәгыркәем, Гөлнарам,

Онытылмаслык ярым!

Ник булмадың бәхет кошым -

Булдың ачы сагышым?

Йомшак юрган булсын карлар

Син яткан каберләргә.

Өзелгән җыр булып калдың

Син безнең хәтерләрдә.

Роза Ягудина (Гөлнара Исмагилова истәлегенә)

14.11.15.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев