Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гөлинә Саттарова: «Күп нәрсә гаиләдән килә»

Һәр чәчәкнең үз матурлыгы булган кебек, һәрбер хатын-кыз да үзенчә матур, кабатланмас. Газетабызның бүгенге санын бизәп торучы бу ханым да бер кочак күркәм сыйфатны үзенә туплаган: чибәр, мөлаем, эшлекле, һәрнәрсәгә игътибарлы, һәр сүзен үтемле итеп әйтә белә. Таныгансыздыр, Акъегет мәктәбе директоры Гөлинә Саттарова ул. Гөлинә ханым җитәкләгән коллектив районда гына...

Һәр чәчәкнең үз матурлыгы булган кебек, һәрбер хатын-кыз да үзенчә матур, кабатланмас.
Газетабызның бүгенге санын бизәп торучы бу ханым да бер кочак күркәм сыйфатны үзенә туплаган: чибәр, мөлаем, эшлекле, һәрнәрсәгә игътибарлы, һәр сүзен үтемле итеп әйтә белә. Таныгансыздыр, Акъегет мәктәбе директоры Гөлинә Саттарова ул.
Гөлинә ханым җитәкләгән коллектив районда гына түгел, ә республика күләмендә иң әйбәтләр рәтендә. Биредәге уку-укыту сыйфаты да, хөкем сөргән уңай атмосфера да Гөлинә ханымның көчле җитәкче икәнлеген күрсәтә. Директор булу өстенә, ул - уңган хуҗабикә һәм сөекле хатын, ә иң мөһиме - берсеннән-берсе чибәр, акыллы һәм бик тырыш ике кызның - Динә белән Илзидәнең яраткан әнисе дә!
Боларның барсы белән беррәттән, бу гүзәл ханым турында язырга этәргән тагын бер сәбәп бар. Ул да булса - Яшел Үзәндә «Ак калфак» бөтенроссия оешмасының филиалы оешу һәм Гөлинә Саттарованың аның җитәкчесе итеп сайлануы. «Ак калфак» оешмасы филиалы нинди максаттан чыгып оештырылды һәм ниләр эшләргә планлаштырасыз? Гөлинә ханыма әнә шундый сораулар белән мөрәҗәгать иттем:
- Җәмгыятьнең төп максаты - мәдәниятебезне үстерү, телебезне һәм гореф-гадәтләребезне сак­лау. Без дә нәкъ менә шушы изге максатларны күздә тотып эшләргә җыенабыз. Бигрәк тә, гаиләләр белән эшләргә. Телебезнең чишмә башы - гаиләдә. Чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез белән элемтәләр урнаштырып, даими аралашып яшәүне күздә тотабыз.
Яңа оешкан җәмгыятькә хәерле юл телик. Барыбыз бердәм булып, бер максатка хезмәт итәргә насыйп булсын. Инде, форсаттан файдаланып, барлык гүзәл затларыбызны язның тәүге бәйрәме белән тәбрик итәбез, сәламәт һәм бәхетле булыгыз! Урамда елның нинди фасылы булуга да карамастан, күңелегездә һәрчак яз гөлләре чәчәк атсын!
Алсу Кәлимуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев