Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гемангиома нәрсә ул?

Ул куркыныч булмаган шеш яисә миң.

Гемангиома тумыштан булган пигмент тап белән чагыштыр­ганда тирәндәге тире катламыннан барлыкка килә.
Кызларда малайларга караганда 2-3 тапкырга ешрак күзәтелә. Кайвакытта шешкә нерв тамырлары да җәлеп ителә. Шунлыктан гемангиома авыртырга мөмкин. Гемангиома балада ана карынында чагында ук формалаша. Зурлыгы булавка башы кадәрледән алып, 100 кв.см га кадәр җитәргә мөмкин, ал һәм куе чия төсендә була. Төрләре дә бик зур күләмдә. Алар бит тиресендә, муенда, чәч арасында, хәтта авыз куышлыгында да чыга.
- Гемангиоманы зыянлы дип кырт кистереп әйтеп булмый. Үсмичә генә формасын үзгәртмәсә, аны дәваларга кирәкми. Гадәттә ул акрынлап кими, кайчакта баланың 2-7 яшьлек чагына үзеннән-үзе югала да. Ә инде кайбер очракта гемангиоманы дәваларга кирәк. Зур булмаган гемангиомаларны хирургия юлы белән алдырырга була. Биттә урнашкан зур размердагыларын өшетеп, лазер белән дәвалыйлар, - дип сөйли медицина профилактикасы үзәгенең югары категорияле табиб-педиатры Галина Колосова.
Шеш зарарсыз булса да, гади генә саклану чараларын истән чыгармаска кирәк. Яман шешкә әйләнмәсен дисәгез, кирәгеннән тыш кояшта йөрү, солярийда кызыну киңәш ителми. Әти-әни шулай ук, шеш ялкынсынмасын өчен, балаларына кысып, сыланып тора торган киемнәр кидертмәскә тиеш.
Табиб фикеренчә, нинди генә очрак булса да, шешнең үсешен күзәтеп торырга, сизелерлек үскән, төсе үзгәргән, ялкынсынган очракта участок педиатрына яисә балалар онкологына, дәвалану өчен, мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев