Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гөбенәдә һәм Зөядә боз китте китүен...

Ташулар быел иртә башланды. Ул һәр елда да үзенчәлекле үтә. Узган ел Рус Әҗәле, Мамадыш-Әкил, Өтәшкә авылы җирлекләренә кергән авылларда катлаулы хәлләр китереп чыгарган иде. Быелгысы ничек узуы турында без әлеге авыл җирлекләре башлыклары белән телефон аша сөйләшеп белештек. Николай Тухтаркин (Өтәшкә авылы җирлеге): - Быелгы язгы ташу тыныч үтә...

Ташулар быел иртә башланды. Ул һәр елда да үзенчәлекле үтә. Узган ел Рус Әҗәле, Мамадыш-Әкил, Өтәшкә авылы җирлекләренә кергән авылларда катлаулы хәлләр китереп чыгарган иде. Быелгысы ничек узуы турында без әлеге авыл җирлекләре башлыклары белән телефон аша сөйләшеп белештек.

Николай Тухтаркин (Өтәшкә авылы җирлеге):
- Быелгы язгы ташу тыныч үтә ди­сәк тә ярый. Зөя белән Гөбенәдә боз китте инде. Гөбенә елгасы Зөягә кушылган җирдә, боз өелеп, суны буды, су, күтәрелеп, Бузайга килеп җитте. Шул тыгылган урында Гадәттән тыш хәлләр минстрлыгы хезмәткәрләре бозны шартлаткач, су шундук чигенде. Бүгенге көндә су боз өслегеннән 60 сантиметр гына югары, шуңа күрә куркыныч юк. Әмма су булмавы да безгә кыенлыклар тудыра. Буаларыбыз корый, ә алар авылларда янгын чыкканда ут сүндерергә кирәк була ич.
Гөлнара Семахина (Рус Әҗәле авылы җирлеге):
- Былтыргы су басу кабатланмады, Аллаһка шөкер. Кар суы булды, 24 мартта кичен кырга төшеп җәелде ул. Узган ел дамба ясаткан идек, су авылларга керә алмады. Бүгенге көндә Гөбенәдәге су биеклеге 70 сантиметр тора, ул безнең өчен куркыныч түгел.
Фәнис Мирхәтуллин (Мамадыш-Әкил авылы җирлеге):
- Гөбенә күтәрелеп алды, әмма авылга кереп җитмәде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы егетләре боз тыгылып өелгән җирне шартлаткач, елга бик тиз үз ярларына кайтты. Хәзер куркыныч артта калды ди­сәк тә, тынычланырга иртәрәк дип уйлыйм. Кисәк кенә җылытып яңгырлар яуса, су нык күтәрелүе ихтимал. Җир каткан, суны сеңдерми әле. Аннары Иделдә дә ташу китмәде бит. Анда ул-бу килеп чыгып, су күтәрелсә, ул безгә дә килеп җитәчәк. Шуңа күрә елганы күзәтеп, су биеклеген үлчәп кенә торабыз: бүген аның биеклеге җитмеш сантиметр чамасы.
Сораштыруны
Ильяс Салихҗан үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев