Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гармунчы да, җырчы да. Үзе шофер да

Үзебезнең Олы Карагуҗа авылында туып үскән, шунда яшәп гомер кичерүче игелекле ир-егет белән райондашларымны таныштырасым килә минем. Илгизнең балачагы да, үсмер еллары да безнең күз алдында үтте. II сыйныфта укыганда ук ул өздереп гармунда уйный иде инде. Дәү әнисенә көн саен: «Күрше Әхәт абыйның гармунын бер генә көй уйнарга алып...

Үзебезнең Олы Карагуҗа авылында туып үскән, шунда яшәп гомер кичерүче игелекле ир-егет белән райондашларымны таныштырасым килә минем.

Илгизнең балачагы да, үсмер еллары да безнең күз алдында үтте. II сыйныфта укыганда ук ул өздереп гармунда уйный иде инде. Дәү әнисенә көн саен: «Күрше Әхәт абыйның гармунын бер генә көй уйнарга алып чыгып бирегез инде?» - дип ялына торгач, үзенә хромка алып бирәләр. Ә мәктәптә укый башлагач, баян алып кайталар. Баян артыннан буе да күренми иде дип әйтү, дөрес булмас, Илгиз хәйран гына буйлы, яшенә күрә зур малай иде. Шушы көннән башлап, мәктәп сәхнәсеннән төшми инде ул. Шуның өстенә ул әле бик матур итеп җырлый да. Көйләрне бик тиз отып ала, аңа аны бер генә тапкыр тыңлау да җитә. Мәктәп смотрларында, районның үзешчән сәнгать смотрларында катнашып, күпсанлы грамоталарга, мактау кәгазьләренә ия була.
Илгиз 14 ел буе мәктәптә җыр укытучысы булып эшләде. Шушы еллар эчендә нинди генә матур кичәләр, очрашулар оештырылмады икән. «Мәктәп сандугачы», «Ике баян» (үзәк телевидениедә барган «Ике рояль» тапшыруына ияреп), Сөмбелә, Көзге бал, Яңа ел кичәләре, төрледән-төрле җыр конкурслары һ.б, һ.б. Әле бит аның, һәр катнашучыга җыр сайлашып, тональностен табасы бар. Шулай бервакыт Илназ Касыймов дигән егеткә Сара Садыйкованың «Кайтам инде» дигән җырын өйрәтәбез. Юк, өйрәнәсе генә килми егетнең. «Иске җыр», - ди. «Шуннан матур җыр юк икән», - дип, җырлап йөрде аннары. Соңыннан Илназ Казан театр училищесында Алмаз Хәмзин классында укып чыкты. Хәзер аның тавышы авылда үтә торган кичәләрне, сабан туйларын бизи.
Илгизнең тагын бер укучысы - Фирдус Җиһаншин республика күләмендә барган «Сандугач керде күңелгә» фестивалендә II урынны яулаган иде. Аннан соң ул да Казан театр училищесын тәмамлады.
Илгиз инде күптән мәктәптә эшләмәсә дә, гармунсыз җырлап булмый торган җырларны җырлатырга, бию көйләрен уйнарга һәрдаим мәктәпкә чакырып торалар; ә ул ялындырып тормый, килә. «Кулыма гармун алып уйнап җибәрсәм, бөтен борчуларым онытыла», - ди ул. Тормыш иптәше Роза да, улы Салават та - җырга-моңга гашыйк кешеләр.
Боларда берәр мәҗлестер инде дип килеп керсәң, үзләренә-үзләре концерт куеп, гөрләп утырган чаклары була. Кызлары Зөһрә дә көйне, ритмны тоемлый. Татар халык биюләрен дә, заманча биюләрне дә бертигез осталыкта башкара.
Язмамның бу өлешендә Илгиз Зәйнуллинның җыр-моң кешесе икәнен генә яздым әле мин. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр бит. Илгизнең дә һөнәрләре бихисап. Ул балта остасы да, түбә ябучы да, сантехник та. Гомумән, бер эштән дә куркып тормый. Бөтен эшкә үзенең җитезлеге, кыюлыгы белән тотына.
Тагын бер игелекле һөнәре бар Илгиз Шиһабулла улының. Ул - профессиональ шофер да әле. Авылның кеме генә, нинди гозер белән килмәсен, ул аларның йомышларын үтәргә тырыша.
Былтыр аның сәламәтлеге нык кына какшап китте. Үзенең нык ихтыяр көче, гаиләсенең, туганнарының ярдәме, әти-әнисенең догасы белән ул яңадан аякка басты. Билгеле, медицина хезмәткәрләренең дә роле зур булды.
Менә шушы игелекле, ярдәмчел, жор телле, һәрвакыт шук-шаян энебезгә (ә ул минем якын туганым) быелның 16 сентябрендә 45 яшь тулды. Аңа шәхси тормышында бәхет һәм шатлыклар, иң мөһиме - сәламәтлек, балаларын үстереп бетереп, аларның игелеген күреп яшәвен телибез.
Уйна, Илгиз, гармуныңны,
Үзең яраткан көйгә.
Кайгы, хәсрәтне җиңмәсәң,
Бу дөньяда яшәү нигә?
Гөлнур Хәкимуллина.
Олы Карагуҗа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X