Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гамәлдән чыгарыла

Киләсе елның 1 гыйнварыннан «ГРИНБУС» программасы гамәлдән чыгарыла. «Гринбус» - моннан ике ел элек шәһәрара автобусларда даими йөрүчеләр өчен махсус эшләнгән программа иде. «ГРИНБУС» юл йөрү билетын сатып алган пассажирлар Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиесенең 1, 2, 6, 104 (зур автобус да, «маршрутка»лар да), 402, 403, 552 (Яшел Үзән -...

Киләсе елның 1 гыйнварыннан «ГРИНБУС» программасы гамәлдән чыгарыла.
«Гринбус» - моннан ике ел элек шәһәрара автобусларда даими йөрүчеләр өчен махсус эшләнгән программа иде.
«ГРИНБУС» юл йөрү билетын сатып алган пассажирлар Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиесенең 1, 2, 6, 104 (зур автобус да, «маршрутка»лар да), 402, 403, 552 (Яшел Үзән - Күлбаш - Казан), 554 (Яшел Үзән - Бишнә - Казан), 405нче (Яшел Үзән - Уразлы) рәхәтләнеп йөри ала. «ГРИНБУС» айлык юл йөрү билеты көн саен Казанга, Васильевога, районыбыз авылларына йөрүче пассажирлар өчен галәмәт уңайлы һәм икътисадый яктан үтә файдалы. Гади генә арифметика: Казанга барып кайту өчен көн саен 100 сум түләргә кирәк, аена 24 көн барган очракта, кеше 2400 сум акчасын түләргә тиеш булыр иде, ә айлык юл йөрү билетын пассажир нибары 1500 сумга сатып ала, шуңа күрә көн саен автобусларда еш йөрүчеләр юл йөрү билетын сатып алуны кулай күрде.
- Бу программаны автобусларда, шул исәптән Казанга еш йөрүче пассажирларны күздә тотып эшләгән идек, - дип сөйли Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиесе директоры Тәлгат Лотфуллин. - Дөрес, икътисадый яктан аның предприятиегә бер дә файдасы юк, бары тик пассажирларга уңайлы булсын дигән изге теләктән чыгып эшләнгән эш иде ул. Айлык юл йөрү билетларын, нигездә, шоферлар сатты, ул алар өчен өстәмә бонус.
«ГРИНБУС» юл йөрү билетлары аена уртача 200 данә сатылган. Ай саен шәһәрдә һәм шәһәрләр арасында 40 мең пассажир йөрткән предприятие өчен зур сан түгел.
Көн саен Казанга эшкә, укырга чыгып киткән Яшел Үзән кешесе өчен үтә уңайлы булган мондый төр билетларны сату һәм куллану киләсе елның 1 гыйнварыннан туктатыла.
- Киләсе елдан безнең шәһәрдә Казандагы кебек электрон билетлар гамәлгә керәчәк, - дип сүзен дәвам итә ЗПАТП директоры Тәлгать Урал улы. - Алар, белгәнебезчә, Казанда, республиканың тагын берничә зур шәһәрендә күптән файдаланыла. Без электрон билетларны куллануга әзер. Автобусларның һәркайсында кондукторларның электрон билетларны укый ала торган регистраторы бар.
Электрон билетлар пассажирлар өчен дә, кондукторлар өчен дә бик җайлы: тегесе дә, монысы да тиеннәр санап интекмәячәк. Укырга, спорт һәм музыка мәктәбенә автобусларга утырып йөргән укучыларга борчыласы юк, мәктәп баласына бирелә торган айлык юл йөрү билетлары уку елы ахырына кадәр гамәлдә. Пенсионерлар исә, айлык юл йөрү билетларыннан шулай ук элеккеге тәртиптә файдалана ала. Яше җитеп, лаеклы ялга чыккан пенсионерларга ай саен 342 сум күләмендә юл акчасы күчерелә һәм ул шушы акчаны бернинди каршылыксыз юл йөрү билеты счетына кертә ала. Шуны да истә тотарга кирәк, пенсионерларга бирелә торган юл йөрү билеты буенча бары тик муниципалитет территориясендәге автобус маршрутларында бушлай йөрергә мөмкин.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250