Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гадәти булмаган март җылысын буран алмаштыра

Март аеның соңгы атнасындагы гадәттәгедән тыш җылы һава торышын салкыннар алмаштыра. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең фаразлары шундый.

Инде алда торган төндә үк түбән һава температурасы көтелә. Шулай итеп, 24 мартта республикада болытлы, төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнге сәгатьләрдә явым-төшем көтелмәсә дә, көндез юеш кар явачак. Урыны белән - буран чыгачак. Буран вакытында күз күреме 1 чакрымнан да азрак булыр дип фаразланыла.

Төнлә чыккан җилнең иртәгә көчәю һәм секундына 9-14, урыны белән 17-22, ә Казанда 19 метрга җитү ихтималы да бик зур.

Һава температурасы төнлә 8-13, аязган урыннарда 18 градуска кадәр түбән төшәчәк. Көндез 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булачак. Юлларда бозлавык.

25 мартта да кар һәм юеш кар, кайбер районнарда буран туктамый. Көндез яңгыр яву ихтималы да бар. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр көчәячәк. Һава торышы да сизелерлек үзгәрә - төнлә 0-5 градус салкын, көндез 4-9 градус җылы булачак, дип хәбәр итә intertat.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X