Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Бу юллар белән нишләргә инде. Кар явыпмы ява, ә чистартучы юк. Бер көнне көчкә авариягә эләкмичә калдым. 2005нче елларда юлларны төнлә чистарта торганнар иде. Халык иртән эшкә барганда юллар ялтырап тора иде. Ә хәзер?!

  • Мин бер төркем матур күлебез буенда йөрергә яратучы әбиләр исеменнән шалтыратам әле. Беренче поликлиника янындагы торбадан тынны кыса, йөрәкне «дәртләндерә» торган сасы ис өчен эч пошты ничә еллар буе. Күпме халык, физкультура дәресенә чыгучы 3нче гимназия укучылары сулады шуны. Экология җитәкчеләре халык белән очрашу үткәрә дигәч, без дә шул хакта мөрәҗәгать итәргә булдык. Менә бит, рәхмәт яугырылар, күп тә кирәк булмаган, бетте бит теге ис! Сөенеп, рәхәтләнеп йөрибез хәзер. Җитәкчеләр шулай ешрак очрашып торсын иде халык белән. Барыгызны да Яңа еллар белән котлыйбыз, безне сөендергән өчен сезне Аллаһ сөендерсен. 


Олы Ачасырга кайткан саен юл өстендәге кырда комбайннар йөрмиме икән дип күзлим. Кыш уртасы җитүгә карамастан көнбагыш әле дә җыеп алынмаган бит. Газетагызның бер санында беренче биткә көнбагышны дисикациялиләр, ягъни урыр алдыннан, яхшылап өлгерсен өчен, корткычлардан эшкәртәләр дип аңлатып язган идегез. Шулкадәр чыгымнар белән үстергән уңышны кай чан җыярга уйлыйлар икән?

 

  • Интернетны ачар, телевизорны кабызыр хәл юк: авария, үтереш, суеш. Ахыр заман дигәннәре шул буладыр инде ул. Бигрәк куркыныч заманда яшибез бит, юл аркылы чыгарга кот оча, яшел ут янып торганда да. Яңа ел барчабызга да имин көннәр, тынычлык алып килсен. 


Узган ел «Яшел Үзән»нең соңгы саны белән йортыбызга бик матур календарь да килде. Кызлар, елдагыча шатландыруыгыз өчен рәхмәт инде. Дини календаре да бар, кәгазе дә сыйфатлы. Ел буе рәхәтләнеп карарга була, исән-сау гына булыйк. 
 

  • Авылларда болай да сыерлар аз. Сөтне көз көне 15 сумнан тапшырсак, хәзерге вакытта литрын 17 сумнан тапшырабыз. Тиздән тагын да киметәләр, дип ишеттем. Кыш көне сөт бәясе арта, ә бездә кими. Кибетләрдә сөтнең ничә сум торганын барыбыз да белә. Кайда соң монда хаклык? 


Яңа ел каникулларында Ормарга барырга туры килде. Райпо кибетендә сатучы товарны чувашча бик матур итеп тәкъдим итте. Күзгә карап тора, мин аңламыйм. Шуннан соң, минем башка милләт вәкиле икәнлегемне аңлагач, елмаеп, русча сөйли башлады. Кирәкле бер товарны сатып алырга онытканмын бит, кайтканда Норлат кибетенә кердек. Шунда сатучы, татар телендә дәшүебезгә карамастан, гел русча сөйләшә. Телне белсә, бер хәер. Вата-җимерә сөйләшүе кызык та, кызганыч та булды... 

 

  • 10 көн буе фатирда гына яткан кешеләр өчен озын булгандыр инде бу бәйрәм. Ә менә авылы, туганнары күп булганнарга сизелмәде дә ял көннәре. Авылда рәхәтләнеп тау шуулары, чабынып мунча керүләре үзе ни тора! Туганнар белән исәнлектә, аралашып яшәргә насыйп булсын. 

 

Беркөнне кибеттән ташлама белән каһвә алдым. Кассадан түләп чыккач, чекка карасам, бәясе икеләтә артык. Иренмәдем, яңадан кереп, кире тапшыр дым. Баксаң мин алганы ташлама белән түгел икән, ә үзе арзанлысы янында тора. Шуңа да, бәяләр белән игътибарлы булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Өлгермәгән әле,язга өлгерер Аллаһы боерсан.