Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фәрит, Фәргать һәм Фарсат: КҮМӘК КУЛГА ЭШ ТҮЗМИ

Эшкә егет Күгәй халкы. Авыл урамына кергәч тә күренә аларның хезмәт җимешләре. Ихаталарын әйләндереп алган койма-капкалары төзек, кунак көткәндәй матур итеп буялган үзләре. Йортларның да күбесе заманча биек итеп төзелгән. Ильяс САЛИХҖАН Әйе, авылда кемнең ничек яшәве менә шулай тыштан ук күренеп тора. Күгәйгә килгәч, без дә кызыл кирпечтән салынган...


Эшкә егет Күгәй халкы. Авыл урамына кергәч тә күренә аларның хезмәт җимешләре. Ихаталарын әйләндереп алган койма-капкалары төзек, кунак көткәндәй матур итеп буялган үзләре. Йортларның да күбесе заманча биек итеп төзелгән.

Ильяс САЛИХҖАН

Әйе, авылда кемнең ничек яшәве менә шулай тыштан ук күренеп тора. Күгәйгә килгәч, без дә кызыл кирпечтән салынган шундый матур бер йорт капкасын шакыдык. Фарсат Әхмәдуллин булып чыкты аның хуҗасы.
Фарсатның иркен йортына сокланмый мөмкин түгел. Сүзебез дә шуңа бәйле рәвештә башланды, әлбәттә. Нефть тә суырмыйлар бу якта, газ кудыру станциясе дә юк - кайда эшләп төзеп була икән шундый иркен өйне, дип кызыксындык без аннан.
Йортны абыйлары белән бергәләп төзегәннәр икән. Алар да шушы ук урамда каршыда гына яшиләр. Әхмәдуллиннарның төп нигезе анысы. Тормыш чыганагы булып торган эшне менә шул ихатада оештырган егетләр. Абыйлары Фәрит һәм Фәргать белән шунда алып барып таныштырды безне Фарсат.
Мал асрап көн күрәләр бу йортта. Абзарда савым сыерларын һәм яшь бозаулар күрдек без. Алар буталмаганнар - һәрберсенең үзенең урыны бар. Сыер бозауларга җыенса, анысын бүтән абзарга күчерәләр. Таналарын исә күбрәк ачык һавада тоталар, моның өчен дә аерым бер җир киртәләнгән... Гомумән, ишле генә мал асрарлык итеп ныклы ферма корган егетләр.
Бу кадәрле хайванны каравы авыр түгелме соң, дигән сорауга Әхмәдуллиннарның өлкәне - Фәрит җавап бирде:
- Эшлим дип тырышсаң, бер эш тә талдырмый ул!
Әйтергә кирәк, эштә барысы да катнаша. Сыерларны Фәритнең хатыны Лилия сава. Кул белән сава, аппаратны яратмый икән. Абзардагы башка эшләрне егетләр бергә башкара. Чын-чынлап гаилә фермасы инде бу. Әхмәдуллиннар эшенең төп керем бирә торганы - сөт. Сөт савып, көннекен-көнендә тапшырып торалар. Хәзер менә литрын 10 сумнан җыялар икән. Бәяне хезмәтенә туры килерлек югары дип әйтеп булмый. Әле җәйге айларда җиде сумга ук төшкән булган.
Нәрсә белән отуларын Фарсат аңлатып бирде.
- Малларга ашамлыкны сатып алмыйбыз бит без. Барысын да күмәк хуҗалык бирә. Фәрит абый һәм җиңгәчәй фермада эшлиләр. Фәргать абый җәй буе хуҗалык көтүен көтә. Аларга печәнен дә, ашлыгын да хуҗалык бирә. Аннары инде җир пае өчен дә терлек азыгы белән түлиләр. Кыскасы, кышны борчылмыйча үткәрәбез - малларыбызга җитәрлек була ризык. Өзеклек килеп чыкканда да, кооперативыбыз җитәкчесенә барсак, кире борганы юк. Аллаһка шөкер, күпме генә бозау туса да үстерә алабыз барысын да.
Фарсат тагын бер чыгымны әйтеп тормады. Ул да булса менә шул хайваннарны карауга тотылган хезмәт. Ә ул җиңел түгел! Менә шунда кергән көч сөт сатып акланырга тиеш тә, тик арадашчы моны исәпкә алмый шул. Шәһәрдән ерак урнашкан Иделнең уң ягындагы авылларда бигрәк тә нык сизелә бу гаделсезлек.
Алар үрнәгендә шуны әйтергә була: сөт җыючы арадашчы һәм аны эшкәртүче предприятие бәяне шулай түбән төшерсәләр дә, гаилә фермасын үзен-үзе аклардай итеп корырга мөмкин. Туганнар белән бергә-бергә тырышып эшләгәч, әҗере була аның. Хезмәткә киткән көчне санап тормыйбыз инде, диләр үзләре. Нәтиҗәсе күз алдында: бертуганнар менә энеләре Фарсатка яңа йорт җиткереп куйганнар. Төп нигездәге өйләре дә иркен, эче-тышы матур итеп ясалган.
Хезмәтеңнең әрәмгә китмәвен күреп, тагын да дәртләнеп эшләргә мөмкин.
Әхмәдуллиннарның чиста-матур итеп җыелган өйләренә кергәч, безне тагын бер хәл шаккатырды. Өстәлләрдә төрледән-төрле газет-журналлар ятуына игътибар иттек без анда. Барысы 14 басма яздырып алалар икән Әхмәдуллиннар. Дөнья хәлләрен менә шулардан укып белергә яраталар икән. Турысын гына әйткәндә, бусы бик сөендерде безне. Бу кадәрле газет-журнал алучы гаилә тагын кайда бар икән?
Күгәй авылында гаҗәп тә үзенчәлекле халык яшәвенең тагын бер мисалы бу. Эшкә дә, башкага да тынгысыз Әхмәдуллиннар гаиләсе шул авылның хөрмәткә лаеклы уңган гаиләсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев