Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фәридә-Алсу чәчләрен кистергән

Татар эстрадасының "Фәридә-Алсу" дуэты һәрдаим тамашачысын яңа һәм көтелмәгән образлары белән сөендереп тора. Әйтик, быел җәй көне төшерелгән "Назлар" клибында кызларны берничә образда күрергә мөмкин. Иң кызыгы: анда кызларга озын толымлы чәчләрен кистерергә туры килгән! Фәридә һәм Алсу бу адымга ничек барган?


"Бу җыр төпчек кызым Әлфия белән авырлы булганда язылган иде. Клипны позитив рухта, күңелле итеп төшерәсе килде, чөнки андый клиплар бездә күп түгел. Аның үзенчәлеге дә безнең төрле образларда күренүебездә. Кызыклы образлар тудыру өчен хәтта чәчне "кистерергә", ягъни парик кияргә туры килде. Ә безнең икебезнең дә чәчебез озын, калын, аны парик эченә сыйдыру - клип төшерүнең иң авыр өлеше булгандыр, мөгаен. Клипның режиссеры - дуэтыбызның продюсеры, тормыш иптәшем Марат Әхмәтшин", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Фәридә.

Хәзерге вакытта кызлар Яңа ел тамашаларына әзерләнә, яңа костюмнар тектерә. "Чакырган җиргә барырга тырышабыз, тик еракларга китә алмыйбыз. Әле кызыма 1 яшь 4 ай гына, без өйдә дә кирәк бит. Гомумән, һәрвакыт иҗат белән гаиләне тигез алып барырга тырышабыз. Алсуның да ике улы бар, икебезнең дә улларыбыз бер яшьтә: 15 һәм 9 яшь. Дуэтны өзмәс өчен балаларны бер тирәдә таптык, ә Әлфиянең тууын күпләр сизми дә калды, чөнки авырлы вакытта да сәхнәгә чыктым. Аны карарга улларым, ирем булыша. Күптән түгел кызыма багышлап Эльмира Шәрифуллина сүзләренә "Сөбеханалла-машалла" дигән җыр яздым. Тиздән аңа клип төшерергә планлаштырабыз", - диде Фәридә.

Быел эстрадабызның иң моңлы һәм матур дуэты - "Фәридә-Алсу" дуэтына 20 ел тула. Кызлар әлеге истәлекле вакыйганы яз көне билгеләп үтәчәк.

Язма Интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X