Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фәрештәгә сине тиңлибез

Яшел Үзәннең һәр санын түземсезләнеп көтеп алабыз. Эчтәлекле газета чыгаруыгызга рәхмәт яусын. Һәр язманы укып барсак та, үзебезнең хат язганыбыз юк иде әле. Безнең авыл халкына медицина хезмәте күрсәтүче Рәмзия Нотфуллина турында күңелебездә йөрткән җылы сүзләребезне күптән җиткерер­гә йөри идек. Инде 20 елдан артык армый-талмый шушы изге бурычын башкара ул....

Яшел Үзәннең һәр санын түземсезләнеп көтеп алабыз. Эчтәлекле газета чыгаруыгызга рәхмәт яусын. Һәр язманы укып барсак та, үзебезнең хат язганыбыз юк иде әле.
Безнең авыл халкына медицина хезмәте күрсәтүче Рәмзия Нотфуллина турында күңелебездә йөрткән җылы сүзләребезне күптән җиткерер­гә йөри идек. Инде 20 елдан артык армый-талмый шушы изге бурычын башкара ул. Шуның өчен хезмәт хакы ала бит ул, диярсез. Анысы шулайдыр да, тик бит авыл җирлегендә эшләүче фельдшерларга меңе белән авыррак. Чөнки ул - беренче ярдәм күрсәтүче дә, психолог та, өлкәннәргә һәм балаларга да участок табибына күренгәнче диагноз куючы да. ФАП бинасын җыештырып тәртипкә китереп торучы да, өйдә ятып авыручыларны дәвалаучы да. Йә, болар хатын-кыз җилкәсенә аз хезмәтме? Юк, Рәмзиябез эшеннән бервакытта да зарланмый, эш сәгате беткәнме-юкмы, аяк асты йөрерлекме-юкмы - һәрчак хәрәкәттә ул.
Эшенең авырлыгын сорагач, бернинди авырлыгын да күрмим, чөнки эшемне яратам, үземнең авылдашларыма медицина ярдәме күрсәтүемә чиксез бәхетлемен, ди. Авылыбызда яшәүчеләрнең күпчелек өлешен лаек­лы ялда булучылар тәшкил итә һәм, төрле тармакта эшләп, сәламәтлегебез какшаганга күрә, Рәмзиягә еш мөрәҗәгать итәбез. Ул безне игътибар белән тыңлый, төпле киңәшләрен бирә. Әле каникулга әле отпускка кайтып, биредә авырып киткән ул-кызларыбызга да, оныкларыбызга да ярдәм итә, гәрчә алар авылда яшәмәсәләр дә.
Әле моң-зарларыбызны тыңлап, акыл­лы киңәшләрен бирә, тынычландыра. Сер түгел, авырулар арасында да төрле холыклы кешеләр бар. Рәмзиябез һәрвакыт сабыр, кешелекле, зарлануын, юк дигәнен ишетмәссең, Шуңа да без аны ак халатлы фәрештәгә тиңлибез.
Ә бит аның үз тормышы, авылыбызга үрнәк булырлык гаиләсе, йорт-җирендә тавык та чүпләп бетерә алмаслык эше бар. Күп еллардан бирле авыл советында депутат та булып тора. «Кызыл Шәрык»-Агро» җәмгыятенең Күгеш комплексында эшләүче ире Фирдүс аңа һәрчак терәк. Бер ул һәм кыз тәрбиялиләр, мал-туар асрыйлар, бар яктан да булган гаилә, күз тимәсен.
Без авыл халкы исеменнән Рәмзиягә рәхмәтле. Озак еллар шифалы кулы, тәмле теле белән ярдәменнән ташламасын иде, дибез. Үзенә дә саулык, гаилә бәхете телибез.
Рәмзиянең эшеннән участок табибы Әдилә Шәмсетдинова да канәгать, бары рәхмәт сүзләре генә ишетеп торам, диеп, горурланып сөйли. Барлык гомереңне, көчеңне безнең сәламәтлекне кайгырткан гүзәл зат буларак, эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың син, Рәмзия.
Сания Ибәтуллина,
Динә Биктаһирова.
Акъегет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев