Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фәнис Яруллин: 17 июльдә – минем егылган көн, үзенә күрә юбилей

1983 ел, 15 июль.

Кояшлы иртә. Җылы. Хәзер урамга чыгып ятам. Нурсөя соңгы карлыганнарны җыя башлады. Бакчаның бөтен җимешләрен сатсаң, 200 сумнар тирәсе акча эшләп була икән. Бигрәк пүчтәк. Ярый әле сатасы юк. 4 ай баш калкытмый эшләгән эшең 200 сум табыш бирсен инде. Хәер, ансы да табыш түгел әле аның. Күпме тирес сатып аласың, взносын түлисең, өен 40-50 сумга страховать итәсең, җәй буе ничә сумлык бензин яндырасың. Әгәр расходларын исәпләсәң, үзеңнең хезмәтеңнән башка да 500 ләр чыгып китәдер.

Мин бәләкәй чакта әнигә ияреп Октябрьскийда катык сатып йөргән чакта: "Их, дөньяда бер нәрсә дә сатасы булмасын иде, бөтен нәрсәне сатып кына алсаң иде", - дия идем. Теләгем кабул булды. Хәзер артык нәрсәне дә саттырмыйм. Бакчасы юк кешеләргә бушлай бирәбез. Ичмасам рәхмәте була. Кешеләрнең күзенә карап: "Алса ярар иде", - дип тилмереп торудан да кыен нәрсә юк иде минем өчен. Бәләкәй чакта ландыш чәчкәсе сатып бер чалбар алган идем. Бу минем фабрика теккән беренче чалбарым булгандыр. Безгә мәктәп тә шундый тәрбия биргән: әйбер сату хурлык, базарга чыгу - оят. Хәзер балаларны андый рухта тәрбияләмиләр. Үзеңнән артканны сату бер дә оят нәрсә түгел, диләр. Бу караш, бәлки, дөресрәктер дә.
16 июль.
Бүген яңгыр яуды. Көн җылы булды. Нурсөя көне буе варенье кайнатты. Шикәр белән туглап куйган карлыганнарыбыз ачый башлаганнар. Шуларга яңадан бераз шикәр өстәп, кире кайнатырга туры килде. Кыярларны берән-сәрән ашыйбыз. Кура җиләге күп, эре.
Кичә М. килеп хәсрәтен сөйләп китте: Ә.не Р. белән тоттым, ди. Өске этажда маташалар иде, мин керә башлагач, Ә. мине чак бәреп үтермәде, ди. Р.ның бик изгеләрдән түгеллеген элек тә белә идек, тагын бер кат ышанырга туры килде. Монда шактый гына кешеләрнең гөнаһларын күргәләп торабыз. Күрәсең, урыны шулдыр. Саф һава. Тәмле чәчәк исләре. Өстәвенә матур итеп сайраган кошлар да мәхәббәт белән шөгыльләнә. Чәчәкләрнең хуш исеннән башы әйләнеп киткән кешеләрнең ничек күрше бакчасында үскән "чәчәк"кә күзе төшмәсен!
Иртәгә, ягъни 17 июльдә - минем егылган көн. Үзенә күрә юбилей. 25 ел. Адәм башы чыдаса да чыдый икән.
Материал матбугат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев