Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Февральдә бакча эшләре

Февраль бакчачы өчен шактый кызу эш вакыты. Сезонга әзерләнү һәм яшелчә чәчәр вакыт. Шулай ук сакларга куйган яшелчәләрне дә бер кат карап чыгарга һәм черекләреннән араларга кирәк. Февральдә шулай ук эш коралларын карап куйганда да яхшы. Орлык сатып алыр вакыт. Орлыкларны уңайлы көннәрдә генә чәчәргә кирәк. Моны ай календареннан карап...

Февраль бакчачы өчен шактый кызу эш вакыты. Сезонга әзерләнү һәм яшелчә чәчәр вакыт. Шулай ук сакларга куйган яшелчәләрне дә бер кат карап чыгарга һәм черекләреннән араларга кирәк. Февральдә шулай ук эш коралларын карап куйганда да яхшы. Орлык сатып алыр вакыт.
Орлыкларны уңайлы көннәрдә генә чәчәргә кирәк. Моны ай календареннан карап эшләү хәерле булыр.
Февральдә булачак түтәлләрдә кар тотарга кирәк. Узган ел тамыразыклар үскән урыннарда туфракны кимерүчеләрдән саклар өчен таптап куярга кирәк. Бигрәк тә петрушка, суган үскән түтәлләр янында туфракны тыгызлау мәслихәт.
Кышның соңгы аенда яз көне утыртыласы бәрәңге аеруча игътибар сорый. Әгәр утыртыласы бәрәңгене «борынлатасың» икән, бу популяр тамыразык бик яхшы уңыш бирәчәк.
Тәрәзә төбенә суган утыртырга мөмкин. Салат һәм укроп кебек яшелчәләр исә өегезгә матурлык биреп торыр. Алардан тәрәзә төбендә махсус савытларда матур итеп түтәл ясап куярга мөмкин.
Бу айда орлыкларны тишелүчәнлеккә сынап карасагыз да була. Начар тишелүчеләр булса, өстәмә орлык сатып алырга кирәк. Орлык белән бергә үсентеләр өчен субстрат сатып алырга да онытмагыз. Хәзер кибетләрдә аларның ниндиләре генә юк! Кыяр өчен бер төрлесе булса, томат өчен икенче төрлеләре сатыла.
Орлыкларны махсус әзерләнгән тартмаларга яки азык-төлектән бушаган савытларга, банкаларга яки торфлы банкаларга чәчәргә була. Тәрәзә төбендә тормасалар, үсентеләрне өстәмә яктыртырга, ә тәрәз төбендәгеләренә исә, кояштан саклау өчен, тәрәзә пыяласына экран куярга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев