Федор Бондарчук «КАМАЗ» заводы турында сериал төшерәчәк
Режиссер Федор Бондарчук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда «КАМАЗ» заводы турындагы сериал проекты турында сөйләде.
Яңа проектта әлеге автопредприятие белән тормышларын бәйләгән кешеләр турында, Чаллы шәһәре тарихы һәм «КАМАЗ-мастер» командасы турында сүз барачак.
Сериалга сценарий язу өчен популяр «Молодежка» сериалында эшләгән авторлар төркеме җәлеп ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев