Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фатирны җылыткан өчен

- Казанда, шулай ук республиканың кайбер шәһәрләрендә һәм торак пунктларында торак-коммуналь хезмәтләр, аерым алганда, фатирны җылыткан өчен халыкка субсидия бирә башладылар. Казан халкы торак-коммуналь хезмәтләр өчен элегрәк елларда да безнең Яшел Үзәндә яшәүчеләрдән кимрәк түли иде, хәзер аларны субсидия биреп сөендерәләр. Безгә тегесе дә, монысы да юк. Фатирны җылыткан өчен...


- Казанда, шулай ук республиканың кайбер шәһәрләрендә һәм торак пунктларында торак-коммуналь хезмәтләр, аерым алганда, фатирны җылыткан өчен халыкка субсидия бирә башладылар. Казан халкы торак-коммуналь хезмәтләр өчен элегрәк елларда да безнең Яшел Үзәндә яшәүчеләрдән кимрәк түли иде, хәзер аларны субсидия биреп сөендерәләр. Безгә тегесе дә, монысы да юк. Фатирны җылыткан өчен субсидия нинди шартларда түләнә икән?
Һәнүзә Шакирова.
Яшел Үзән

Газета укучыбызның бу соравына Яшел Үзән халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зөһрә Бурдинадан алган җавапны тәкъдим итәбез. Ул башка бик күп укучыларыбызның да шушы мәсьәлә буенча күңелен кытыклап торган соравына җавап булыр. Менә нәрсә дип җавап бирде ул безгә:
- Субсидиянең башта кемнәргә бирелүен ачыклап китик. Хәзерге вакытта Татарстанда халыкның ике төркеме субсидия ала һәм алар сан ягыннан караганда тигез. Беренчеләренең фатирына җылы коммуналь котельныйдан килә, йә булмаса, алар үзләре ягып җылыта. Элек тә, хәзер дә алар фатирны җылыткан өчен фактик бәя буенча түләде һәм түли. Подвалында счетчик куелган торак йорт фатирында яшәүчеләрнең бу мәсьәләдә хәле җиңел: күпме җылы килсә, алар шуның өчен түли. Йортта счетчигы булмаганнарга күрсәтелгән хезмәт өчен норматив бәядән түләргә туры килә. Безнең шәһәрдә торак йортлар коммуналь котельный аша җылытыла.
Икенче төркемгә караганнарга җылы ТЭЦтан килә. Казанда, республиканың бүтән шәһәрләрендә, әйтик, шул ук Чаллыда, Түбән Камада торак йортларга җылы ТЭЦтан бирелә. Әмма ТЭЦ бер үк вакытта сәнәгать предприятиеләрен дә җылыта һәм алар халыкның билгеле бер чыгымын киметте. ТЭЦтан җылытыла торган йортларда яшәүчеләр моңа кадәр беренче төркемгә караганда җылылык өчен ике мәртәбә кимрәк түләп килде. Хәзер аларга тулы күләмдә түләргә кирәк. Элек гигакалория өчен уртача 600,38 сум түләгән булсалар, 2012 елның 1 сентябреннән 1271 сумны чыгарып салырга туры килә.
Әлифел Таразова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев