Янгын тугыз катлы йортның 8 нче катындагы өч бүлмәле фатирында чыккан була. Янгын сүндерүчеләр санаулы минутлар эчендә килеп җитә. Кунак бүлмәсендәге йомшак җиһазның януы, ялкынның 16 квадрат метр мәйданга таралып өлгерүе ачыклана. Коткаручылар тиз арада ут-күзне юк итә.
Янгын сүндерү операциясе вакытында 8 яшьлек кыз баланы автобаскыч ярдәмендә коткарып, табиблар кулына тапшыралар. 11:20 сәгатьтә 2011 елгы малайның үле гәүдәсе, ә 11:38 сәгатьтә диван артына качып үлгән 2009 елгы малай да табып алына. Өч бала фатирда караучысыз калдырылган була.
Янгын чыгуның сәбәпләре тикшерелә.
Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.
Нет комментариев