Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эш юк дип әйтү – ялкаулар сүзе

Олы Яке авыл җирлегендә күпләрне хезмәтле иткән, таяныч булып торган совхоз таралгач, авыл кешесе эшсез, шулай булгач, аяксыз-кулсыз калган кебек була. Нишләргә, ничек җан асрарга, балалар үстерергә, укытырга? Ул чакта күп гаиләне шушы сорау бимазалый.

Кемнәрдер эш эзләп читкә китү ягын караса, кайберәүләр гаилә бизнесын булдыра. Каратмәндә яшәүче Ринат абый белән Хәтимә апа да эш юк дип, югалып калмый. Ринат абыйның кулыннан килмәгән эше юк чөнки. Ни тотса, шуны булдыра - ташчы да, балта остасы да ул. Артыгын сөйләшми (чын ирләрчә инде), без килгәч тә Хәтимә апа сөйләгәнгә пичәт кенә куеп барды.
Яшьлеккә күз салсак, Питрәч районы кызы Хәтимә кунакка кайткан була, менә шунда таныша да инде гомерлек юлдашы белән. Ул чакта да озак очрашып вакыт уздырмыйлар, Ринат абый, тәкъдим ясап, бер генә әйтә, Хәтимә апа юк, дими. Бүген менә чөкердәшеп яшәп яталар. Күршеләре дә булганлыкларына сокланып туя алмый. Менә дигән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, кызлары һәм ике уллары да әти-әнисенең таянычы.
Инде үз эшләренә килгәндә, авылда сарымсак үстереп сатучылар иң беренчеләрдән булып Миндубаевлар була. Эре-эре сарымсакны үстерүнең сере белән кызыксынам:
- Бер сере дә юк, көздән утыртып калдырабыз, су күп сипмибез, яратмый чөнки, менә шул гына, - ди Хәтимә апа.

Алия ГАЯЗОВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 47нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X