Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Энергияне саклап тотсаң

Районның зур булмаган «Тау Иле» күмәк хуҗалыгы республика күләмендә үткәрелгән «Энергопартнер-2012» бәйгесендә җиңеп чыкты. Казанның «Ривьера» мәдәни-күңел ачу үзәгендә «Энергосбыт» җәмгыяте үткәргән «Энергопартнер-2012» республика бәйгесендә җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы булды. Узган елда бәйге 6 номинация буенча уздырылган иде. Болар - зур сәнәгать предприятиеләре, сәнәгать предприятиеләре, кече бизнес, авыл хуҗалыгы...

Районның зур булмаган «Тау Иле» күмәк хуҗалыгы республика күләмендә үткәрелгән «Энергопартнер-2012» бәйгесендә җиңеп чыкты.
Казанның «Ривьера» мәдәни-күңел ачу үзәгендә «Энергосбыт» җәмгыяте үткәргән «Энергопартнер-2012» республика бәйгесендә җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы булды. Узган елда бәйге 6 номинация буенча уздырылган иде. Болар - зур сәнәгать предприятиеләре, сәнәгать предприятиеләре, кече бизнес, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, бюджет учреждениеләре, коммуналь тармак буенча.
Бәйгенең «Авыл хуҗалыгы предприятиеләре» номинациясендә районның «Тау Иле» күмәк хуҗалыгы җиңүче дип танылган. Бәйге шартларына ярашлы рәвештә, анда катнашучы килешү йөкләмәсен үтәргә, шул исәптән электр энергиясе өчен вакытында түләргә тиеш. Шулай ук электр энергиясен саклап тоту, сакчыл тоту буенча билгеле бер технологияләрне үтәү дә мөһим. «Тау Иле» күмәк хуҗалыгы, бәйгенең бөтен шартларын төгәл үтәп, республикада электр энергиясен сакчыл тоту буенча иң яхшы хуҗалык буларак танылган.
«Энергосбыт» җәмгыяте мондый төр бәйгене быел да үткәрә.
Урал САЛАВАТОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X