Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эльмира Сөләйманова ни өчен иреннән башка ял итә?

Татар эстрадасының моңлы сандугачы Эльмира Сөләйманова ике баласы белән Соль-Илецк шәһәрендә ял иткән. Тормыш иптәше исә Чаллыда калган. Ни сәбәпле Эльмира иреннән башка гына ял итәргә булган? Бу сорауны җырчының үзенә юлладык.

- Бер ел элек Чаллыда дүрт бүлмәле фатирга күчендек. Хәзерге вакытта анда ремонт эшләре бара. Ремонтны ирем үзе башкара, ә без диңгездән-диңгезгә ремонттан качып йөрибез, - дип сөйләде Эльмира Intertat.ru хәбәрчесенә. Аның әйтүенчә, әлеге фатирда элек җырчының каенанасы яшәгән, хәзер исә аңа бер бүлмәле фатир алып биргәннәр. «Яңа ремонтның дизайнын үзем уйладым. Барысы да гади һәм шул ук вакытта зәвыклы булачак», - диде ул.

Шуны да әйтергә кирәк: Эльмираның улы Артемга әле июнь аенда гына 1 яшь тулды. «Туган көнне өйдә генә уздырдык. Аллаһка шөкер, туганнар, дуслар, кунаклар күп булды. Бездә, гомумән, бәйрәмнәрдә кунаклар саны 30 кешедән ким булмый», - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев