Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Электр белән эретеп ябыштыручылар – предприятиенең тоткасы

2019 елда Казанда World Skills эшче белгечләрнең Бөтендөнья чемпионаты булачак. Чемпионатны Россиядә уздыру турында заявка Президент Владимир Путин кушуы буенча бирелгән.

Кремль сайтында хәбәр ителгәнчә, чемпионатка әзерлек турында Президентка РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец хәбәр иткән: «Көрәш бик киеренке барды, чөнки Россия Казанны тәкъдим итте, ә Казанга Франциянең - Париж һәм Бельгиянең Шарлеруа шәһәрләре белән көндәшлек итәргә туры килде. Нәтиҗәдә 57 тавыш бирүченең 31е үз тавышын Россия өчен бирде. Бу безнең илгә булган ышанычны күрсәтә».
Владимир Путин үз чиратында чемпионатка әзерлек белән бергә параллель рәвештә үзебезнең кадрларны да әзерләргә кирәклеген искәртә.
А.М.Горький исемендәге заводта эшче һөнәрләр буенча осталык конкурслары еш уздырыла. Предприятиенең 120 еллык юбилее алдыннан, электр белән эретеп ябыштыручылар арасында уздырылган «Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсы шуның чираттагысы булды.
Заводның уникаль проекттагы корабльләр һәм суднолар төзү буенча бай тәҗрибәсе бар. Предприятие шулай ук машина төзү һәм металлургия продукциясе, титан эретмәләреннән әйберләр җитештерә. Хәзер заводта производствоны модернизацияләү буенча зур эш алып барыла. Аеруча эретеп ябыштыру эшендә яңа технологияләр үзләштерелә. Алай гына да түгел, эретеп ябыштыручыларны өйрәтү буенча махсус үзәк тә бар заводның үзендә. Шуңа күрә завод белгечләре төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнаша һәм призлы урыннар ала.
26 сентябрьдә заводта 2019 елда булачак Бөтендөнья чемпионатына әзерлек кысасында узган конкурсны тантаналы рәвештә ачып җибәрделәр.
- Сез, Горький исемендәге завод, планетадан алда барасыз, - диде конкурста катнашучыларга ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев. - Республиканың конкурс программасын төзүдә дә сез - беренче карлыгачлар. Без сезне декабрьдә машина төзү институтында булачак конкурска чакырабыз. Анда сезнең лидер булачагыгызга ышанам.
- Горький исемендәге завод - район икътисадының таянычы һәм тоткасы, -диде район башлыгы Александр Тыгин. - Бу заводта бик күптән иң яхшылар һәм осталар тупланган. Шуңа күрә чемпионат та алардан башка узмас.
- Без ел саен һөнәри осталык конкурс­лары уздырабыз, - диде Горький исемендәге заводның генераль директоры Ренат Мистахов. - Заводның юбилее елында алар өчәү булачак: мартта үзләренең осталыгын токарьлар күрсәтсә, хәзер - эретеп ябыштыручылар, декабрьдә аш пешерүчеләр көч сынашачак. Бөтен­дөнья чемпионатына да без үз эшчеләребезне әзерлибез. Беренче булу - заводта эшләүчеләрнең канында. Һәм бу конкурс - шуның ачык дәлиле.
Конкурста катнашучылар командаларга бүленеп көч сынашты. Шәхси катнашучылар да бар иде. Шунысы кызык­лы: шушы авыр һөнәр ияләре арасында 4 хатын-кызның булуы конкурсны бизәп җибәрде. Алар көчле ир-атлар белән беррәттән осталыкларын күрсәтте.

Әлфия Зыякаева.

Тулырак - газетаның 72нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X