Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Елан – сәламәтлек символы! Чакмаса

2013 ел хуҗабикәсе Елан - мәкерле елан. Бер яктан, ул авырттырып чакса, икенче яктан караганда, елан агуыннан да файдалысы юк. Шуңа күрә агулы елан елында (биологик мәгънәдә) йолдызлар безгә нәрсә вәгъдә итүе кызыклы булыр. Астролог Павел Глоба зодиакның барлык билгеләренә гороскоп төзегән һәм ул «Зодиакальный прогноз-2013» китабында басылган. Без сезгә...


2013 ел хуҗабикәсе Елан - мәкерле елан. Бер яктан, ул авырттырып чакса, икенче яктан караганда, елан агуыннан да файдалысы юк. Шуңа күрә агулы елан елында (биологик мәгънәдә) йолдызлар безгә нәрсә вәгъдә итүе кызыклы булыр. Астролог Павел Глоба зодиакның барлык билгеләренә гороскоп төзегән һәм ул «Зодиакальный прогноз-2013» китабында басылган. Без сезгә шуннан өзекләр тәкъдим итәбез.

Кучкар (21.03 - 19.04)
Ел тотрыклы булыр. Гыйнварда салкын тиеп авырудан сакланырга кирәк, алдан кисәтү чарасы күрегез. Февральдә энергиягез кимүне сизәрсез. Бу җитди дәвалану курсы алу өчен уңайлы вакыт түгел. Мартта климат алмаштыру файдалы булыр. Бавыр эшчәнлегенә игътибар таләп ителә. Апрельдә гадәттәгедән күбрәк эшләргә мөмкинлегегез бар. Декабрьнең төп проблемасы - ашказаны-эчәк органнары, дөрес тукланырга кирәк.

Үгезбозау (20.04 - 20.05)
Аякларыгызны саклагыз! Имгәнергә, сынарга һәм веналар киңәергә мөмкин. Гыйнвар организмны чистарту өчен яраклы. Февральдә тешләрегезне дәвалагыз. Мартта урология белән гинекологиягә, борчымаса да, игътибар итегез. Майда дару препаратларыннан һәм дөрес куелмаган диагнозлардан сакланыгыз. Саф һавада күбрәк булырга кирәк.

Чаян (23.10 - 21.11 )
Быел сез үзегезне әйбәт формада хис итәрсез. Мартта кайбер авыруларыгыз үзен сиздермәкче. Миңнәрнең, тәндәге тапларның формасына, төсенә игътибарлы булыгыз. Үзгәрешләр сизелсә, белгечкә мөрәҗәгать итү өчен уңайлы вакыт. Елның икенче яртысында сәламәтлек торышына дәгъва белдерерлек җирлек булмас.

Укчы (22.11 - 21.12)
Февральдә элеккеге имгәнүләр борчырга мөмкин. Апрельдә сәламәтлеккә игътибар таләп ителер. Әгәр дә диета тоту теләге планга кертелгән булса, бу чор аның өчен иң кулай вакыт. Майда сезне йогышлы авырулар сагаларга мөмкин. Июньдә симерүгә каршы көрәшергә кирәк. Июль йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыту өчен әйбәт. Үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә киңәш ителми. Тулаем ел тотрыклы узар.

Арслан (23.07 - 22.08)
Ел тыныч булыр. Аның беренче яртысы активрак барыр. Икенче яртысында көч тупларга тырышыгыз.
Февральдә сөяк-буыннар, тоз утыру, артритлар борчыр. Мартта гомуми хәлсезлек сизелер. Әгәр дә сез бавыр авыруы белән интексәгез, июньгә дәвалану курсын планлаштырыгыз. Әгәр дә сез артык авырлыктан интексәгез, ул июньдә сезгә мәшәкать тудырырга мөмкин. Монодиета тотарга киңәш ителә. Июльдә кан тамырлары авыруын дәваларга кирәк.

Сукояр (20.01 18.02)
Бөтен яктан да уңайлы ел. Ул сезгә бернинди мәшәкать тә тудырмас. Фигурагызны тәртипкә китерү өстендә эшләгез. Сәламәтлекне ныгытуда бөтен төрле юл да сезгә килешер. Мартта табиблар киңәшенә колак салыгыз. Елның икенче яртысы иммунитетны күтәрү өчен кулай вакыт.

Игезәкләр (21.05 - 21.06)
Гыйнварда дәваланулар белән мавыкмагыз, аның өчен февральнең икенче декадасы әйбәт. Хирургия дәвалануларын мартның беренче декадасына планлаштырмагыз - тернәкләнүнең озакка сузылуы бар. Апрельдә агулану куркынычы бар. Майда кан әйләнешенә бәйле проблемалар чыгуы ихтимал. Июньдә вирус инфекциясеннән сакланыгыз. Июльдә ашказаны үзен сиздерер, туклануны тәртипкә салыгыз. Елның икенче яртысында сәламәтлегегез сезгә артык проблема тудырмас.

Кыз (23.08 - 22.09)
Тулаем ел уңышлы. Сәламәтлегегез үзегезгә бәйле, ничек кайгыртсагыз, шундый булыр. Сез һәр туган проблеманы да хәл итәргә әзер. Февральдә салкын тиюләр - сезнең төп дошманыгыз. Мартта ашказаны борчырга мөмкин. Тоз куллануны киметергә кирәк, шешенүләр булырга мөмкин. Елның икенче яртысында сәламәтлек артык борчу тудырмас.

Кәҗәмөгез (22.12 - 19.01)
Гыйнвар - хроник һәм нәселдән килүче авырулар кискенләшкән чор. Дәвалануны озакка сузмагыз. Февральдә кан тамырларын ныгыту өчен уңайлы вакыт, холестеринны киметү чарасын күрегез. Март аяк табаны авыруларын дәвалау өчен әйбәт булыр, апрельдә гинекология һәм урология проблемаларын хәл итү өчен уңайлы вакыт. Имгәнүләрдән бик сак булыгыз. Майда бөерләр игътибар сорый. Тавышыгызны саклагыз. Июльдә ашказаны-эчәк системасы борчырга мөмкин. Августта йөрәк-кан тамырлары авыруы проблема тудырыр. Сентябрьдә дәваханәгә эләгү куркынычы бар. Ә менә ел ахырында сәламәтлеккә сезнең бернинди дә дәгъва булмас.

Кысла (22.06 - 22.07)
Февральдә йөрәккә бәйле сораулар булыр - белгечләр консультациясе зарур. Мартта зыянлы ризыклардан баш тартып, диетага утырырга кирәк. Спортзалга барсагыз, аркагызга киеренкелек тудырырга кирәкми. Билгә бигрәк тә. Апрельдә сидек-җенес системасы бик нәзберек. Имгәнүләрдән дә сакланыгыз. Майда җенси экспериментлардан, бигрәк тә үзегезгә аз таныш булган кешеләр белән якын мөнәсәбәтләрдән сакланыгыз. Ай бөерләр дәвалау өчен уңайлы. Ә июнь тире авыруларын дәвалау өчен әйбәт. Августның беренче декадасында баш авыртулар борчырга мөмкин. Ноябрьдә тырнаклар дәвалануга әйбәт бирешер. Ел ахырына нерв системасы игътибар таләп итәр.

Үлчәү (23.09 - 22.10)
Бик уңышлы ел булмас. Гомуми хәлсезлек сизелер. Кышын традицион авырулар - грипп, ангина, салкын тиюләр борчып торыр. Апрельдә хроник авырулар кискенләшеп китәргә мөмкин. Хатын-кызларга маммологка барырга кирәк. Июньдә сезнең сәламәтлек эшкә бәйләнер. Киеренкелек күбрәк булган саен, сез үзегезне начаррак хис итәрсез. Көч туплар өчен ял кирәк. Июнь - катлаулы ай. Организм берничә урыннан тотрыксызлык күрсәтергә мөмкин. Август хирургия операцияләре өчен туры килми.

Балык (19.02 - 20.03)
Гыйнварда гормонлы препаратлар кулланырга тырышмагыз. Февраль хроник авыруларны дәвалау өчен уңайлы. Бавырга киеренкелек тудырмагыз. Март ашказаны-эчәк авыруларын дәвалау өчен әйбәт ай. Апрельдә күзләрне дәвалау чарасын күрегез. Майда физик киеренкелектән баш тартыгыз. Бу айда имгәнүләр булырга мөмкин: пешүләрдән, башка төрле җәрәхәтләнүләрдән сак булыгыз. Июньдә эндокрин системага игътибар таләп ителә. Косметик процедуралар, чәчне дәвалаулар уңышлы булыр. Октябрь йөрәк эшчәнлеген яхшырту өчен әйбәт. Ел ахырында бөтен авыруларыгыз тиз, өзлегүләрсез узар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250