Экстремизмга бездә урын юк! (фото)
Сентябрь аенда "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысасында полиция хезмәткәрләре террорчылыкка һәм экстремизмга каршы чаралар үткәрде.
Шул максаттан чыгып, уку йортларында лекцияләр һәм түгәрәк өстәлләр дә булды. Мәсәлән, 7нче урта мәктәптә ПДН инспекторлары укытучылар һәм кадет сыйныфы укучылары белән берлектә актерлык осталыгы элементларын кертеп һәм информацион технологияләр кулланып интерактив мастер-класслар үткәрде. ПДНның өлкән инспекторы, полиция майоры Лилия Хәмидуллина өлкән сыйныф укучылары белән әңгәмәләр уздырды. Ул укучыларга яшьләр экстремизмы чагылышлары, символлары турында сөйләде.
25 сентябрьдә шәһәрдә ТРның террорчылыкка каршы комитеты җитәкчелегендә өйрәнүләр уздырылды. Сценарий буенча эчке эшләр бүлегенең кизү тору частена "Авангард" стадионына мина куелу турында хәбәр килде Тревога буенча бөтен ашыгыч хезмәтләр чакыртылды. Шушы урынга барып җиткән полиция хезмәткәрләре спорткомплекс территориясен ябып куеп, кешеләрне бинадан эвакуацияләргә тотынды. Этләр ярдәмендә кинологлар территорияне тикшереп, шартлы шартлаткычны зарарсызладылар.
Болардан тыш, айлык кысасында аммиак селитрасы, алюминий пудрасы һәм башка шартлаткыч компонентлар кергән җайланмаларны сатучы һәм эшләүче хуҗалык һәм сәүдә предпри ятиеләре тикешерелде. Шәхси эшмәкәрләр белән инструктаж ухздырылды.
Фотода: ПДНның өлкән инспекторы, полиция майоры Лилия Хәмидуллина 7нче мәктәптә "Без дуслыкка ышанабыз. Экстремизмга юк дибез!" мастер-класс уздыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев