Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Экстремизмга бездә урын юк!

«Экстремизмга - юк!» айлыгы кысасында полиция хезмәткәрләре террорчылыкка һәм экстремизмга каршы чаралар үткәрде.

Шул максаттан чыгып, уку йортларында лекцияләр һәм түгәрәк өстәлләр дә булды. Мәсәлән, 7нче урта мәктәптә ПДН инспекторлары укыту­чылар һәм кадет сыйныфы укучылары белән берлектә, актерлык осталыгы элементларын кертеп һәм информацион технологияләр кулланып, интерактив мастер-класслар үткәрде. ПДНның өлкән инспекторы, полиция майоры Лилия Хәмидуллина өлкән сыйныф укучылары белән әңгәмәләр уздырды. Ул укучыларга яшьләр экстремизмы чагылышлары, символлары турында сөйләде.
25 сентябрьдә шәһәрдә ТРның террорчылыкка каршы комитеты җитәкчелегендә өйрәнүләр уздырылды. Сценарий буенча эчке эшләр бүлегенең кизү тору частена «Авангард» стадионына мина куелу турында хәбәр килде. Тревога буенча бөтен ашыгыч хезмәтләр чакыртылды. Шушы урынга барып җиткән полиция хезмәткәрләре спорткомплекс территориясен ябып куеп, кешеләрне бинадан эвакуацияләргә тотынды. Этләр ярдәмендә кинологлар территорияне тикшереп, шартлы шартлаткычны зарарсызлады.
Болардан тыш, айлык кысасында аммиак селитрасы, алюминий пудрасы һәм башка шартлаткыч компонентлар кергән җайланмаларны сатучы һәм эшләүче хуҗалык һәм сәүдә предприятиеләре тикшерелде. Шәхси эшмәкәрләр белән инструктаж уздырылды.
Фотода: ПДНның өлкән инспекторы, полиция майоры Лилия Хәмидуллина 7нче мәктәптә «Без дуслыкка ышанабыз. «Экстремизмга - юк!» дибез!» мастер-класс уздыра.
Лилиана Куликова,
эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев