Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Егет-җилкенчәк армиягә әзерләнә

1 апрельдән армиягә язгы чакыру башланды. Быел, башка еллардан аермалы буларак, Татарстанда җәйге Универсиада үткәрелү сәбәпле, ул иртәрәк тәмамланачак. Егет-җилкенчәк биленә каеш буганчы язгы чакыру нечкәлекләре турында яшел үзәнлеләргә - мәктәпләрнең чыгарылыш укучыларына, уку йортлары студентларына Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча уполномоченные Сәрия Сабурская һәм Татарстанның хәрби комиссары, республика чакыру...

1 апрельдән армиягә язгы чакыру башланды. Быел, башка еллардан аермалы буларак, Татарстанда җәйге Универсиада үткәрелү сәбәпле, ул иртәрәк тәмамланачак.
Егет-җилкенчәк биленә каеш буганчы язгы чакыру нечкәлекләре турында яшел үзәнлеләргә - мәктәпләрнең чыгарылыш укучыларына, уку йортлары студентларына Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча уполномоченные Сәрия Сабурская һәм Татарстанның хәрби комиссары, республика чакыру комиссиясе рәисе, генерал-майор Сергей Погодин сөйләде.
Очрашуга җыелучыларның күбесе бүген-иртәгә армиягә чакыру көтә. Шулай булгач, аларның һәркайсын бу мәсьәлә кызыксындыра. Әйтик, кайберләренең элиталы гаскәрләргә, йә булмаса спецназга яисә ВДВга эләгәсе килә. Аларга монда таратылган бөтен мәгълүмат тупланган белешмәлек тә ярдәм итми калмас.
Сергей Погодин Россия армиясе, хәрби округлар, хәрби техника турында сөйләде. Хәрби комиссариат әзерләгән хәрби-патриотик тәрбия турында фильм күрсәтелде. Булачак солдатларны армия менюсы кызыксындырды. Хәрби комиссар сүзләренә караганда, анда ит тә бар, май да җитәрлек, калганнары да өйдәгедән ким түгел.
Хәзерге хәрби частьләрдә казармалар, мунча һәм портянкалар да артта калып килә. Аларны душ бүлмәләре, кер юу машиналары алмаштыра. Шулай да, Сергей Погодин һәр солдат кер юа һәм якасын тегә белергә тиеш диде. Кием формасы да үзгәрәчәк. Солдатның бер айлык хезмәт хакы - 2 мең сум. Әгәр дә ул өйләнгән һәм баласы туса, хатынына бер тапкыр 19 мең һәм ай саен 8 мең сум акча түләнә.
Хәрби комиссар булачак солдатларга: «Армия хезмәте ул балалар бакчасы түгел, аңа алдан әзерләнергә, спорт белән шөгыльләнергә кирәк», - диде. Яшел үзәнлеләр арасында Кронштадтта хезмәт итәргә теләүчеләр бар. Бу очракта да хәрби комиссар сүзләренә караганда, бернинди дә каршылык юк. Гаиләсе булганнарга якын-тирәдә хезмәт итү мөмкинлеге бирелә.
Сәрия Сабурская егетләргә аларның хокуклары, хезмәт итеп кайткач, нинди ярдәмгә исәп тота алулары, кеше хокуклары буенча уполномоченныйларның эшчәнлеге турында сөйләп, проблемалар күбрәк кешеләрнең үз хокукларын белмәүдән тууын белдерде. Шуңа күрә Татарстанның хәрби комиссариаты белән берлектә республикада ел саен күчмә җыелышлар уздыру традициягә кертелгән һәм ул үз нәтиҗәсен күрсәтә.
Хәрби комиссар белдерүенчә, республикада хәзер «Кайнар линия» эшли. Аңа армиягә алынучылар да, әти-әниләр дә шалтырата ала. Бер сорау да җавапсыз калмый. Ел саен республикадан 10 меңгә якын егет армиягә алынып, Яшел Үзән районы хәрби комиссариаты егетләрне әзерләп җибәрү, планны тутыру буенча алдынгы урыннарны алып килә. Өстәвенә, безнең район Кронштадт шәһәре белән хезмәттәшлек итеп, ел саен Балтыйк диңгезе флотына яшь егетләрне хезмәткә җибәрә. Анда безнең солдатлар бик теләп һәм яратып хезмәт итеп кайта. Гомумән, Татарстан да үз чиратында байтак кына хәрби часть белән шефлык мөнәсәбәтләре урнаштырып, егетләрнең хезмәтен контрольдә тота, ярдәм күрсәтә.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X