Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эчәр суыңның кадерен бел (1нче кисәк)

Һәр авылга нигез салучылар иң беренче кирәкле яшәү чыганагы - эчәр суы булган урынны сайлаганнар. Икмәк игәр җирен урман кисеп тә эшкәртеп булдырганнар. Ә менә эчәр сулы - тәмле сулы чишмәле урынны эзләп, табып, яшәп китәрлек урыннар бик күп булмаган ахрысы. Булса да суы мул булмагандыр.

Үземнең туган авылым бакыр­чы урман-суларга да, күлләргә дә бай урынга урнашмаган. Әби-бабайлар чорыннан ук бакырчы авылын бердәнбер кизләү су белән тәэмин иткән. Авыл читендә - көнбатышында кечкенә кизләү булган (хәзер дә бар) тик аннан суны җәй көннәрендә генә алып була, кыш көне юлын кар баса, су алып кайтырлык булмый иде.
Авыл эчендәге бердәнбер кизләү. Ул да мул сулы түгел. Кайбер елларны кыш көне суы бик кысыла иде. Мин белердән бирле Бакырчы кечкенә авыл түгел, 150ләп хуҗалыклы авыл иде. Әткәй әйтүенчә ачлык елларына кадәр авылда 300ләп хуҗалык булган. Колхоз чорында 6 бригадасы булган авыл.
Авылның төньягында - сыер, сарык, дуңгыз фермасы. Ә авыл эчендә (Укша буенда хәзерге Миләүшә апалар бакчасы башында) ат дворы иде. Ул чакта колхозда ат көтүе дә бар иде әле. Бакырчы гомер-гомергә суга «туймаган» авыл инде. Кизләүгә суга бөтен авыл хатын-кызлары, бала-чагасы килә. Кизләү әкрен ага, суга чират көтәсе. Беришләре чиләкләрен-көянтәләрен суга чират алырга калдырып китәләр дә, үз кирәк-яракларын, эшләрен эшләп киләләр (медпункт­ка баралар). Җәй ярый, көн җылы. Ә кышкы салкын көннәрдә туңып бетәсең. Сиңа чират җиткәндә генә чиратка калдырган чиләк-көянтә хуҗасы килеп чыга да «минем чират» дип кизләү улагына юл ала. Бала-чагаларны өлкәннәр бигрәк тә исәпләми, «әллә кая барасыгыз юк әле» дип, чиратсыз су ала. Самавыр борыныннан аз гына тизрәк аккан кизләү әрләшү-кычкырышулар еш була иде. Су гына алсалар ул кадәр торылмас та иде, анда бит кер дә чайкыйлар. Кер чайкаучыга да кер чайкарлык су кирәк. Суга чират төштән соң бигрәк күбәя, чөнки мәктәп балалары мәктәптән кайтуга тизрәк суга ашыга. Кизләү ерак, ә су көн буена семьялы кешегә 6-7 көянтә кирәк. Хуҗалыкта сыер-сарык та булгач, су күп кулланыла. Ә мунча ягасы көнгә кичтән икеләтә күбрәк су ташып куясы. Суны кадерләргә, әрәм-шәрәм итмәскә өйрәткән әбиләребез. Кирәксезгә күп су түгү - гөнаһ диләр иде. Су көчле акмагач, керне дә тиз чайкап булмый. Кизләү янында 5-6 көянтә кер чираты була иде. Кыш көне, кер катмасын дип, карга төрәләр иде. Өстәвенә, аскы улакта бәрәңге юулар, кизләүдә юып кайткан бәрәңге чиста була, ипигә бәрәңге уар өчен яңадан юып торасы юк. Суны әрәм итмиләр.
Суга авыл халкы гына түгел, ферма кызлары да туймый иде. Сыер савучы кызлар сыерларына суны көянтә-чиләк белән ташый. Ферма эчендә бер кое бар, үзе тирән, аз сулы, суы да гел юшкынлы. Су җитмәгәч, кызлар Әбдешләр коесына бара. Ул кое сай да, суы да күп. Әмма анда да чират. Ерак булса да, шуннан ташыйлар. Әй, бар иде хәлләр. Чиратсыз керүче кызлар кычкырышып, ачуланышып, бер-берсенең чиләкләрен коега да атышканнарын беләм әле. (Авыр туфраклары җиңел булсын, алар юк инде хәзер). 55-60нчы елларда кизләүне чистарту юлын ачтылар, күбрәк ага башлады. Ат дворына су җибәрер өчен, кизләүдән торба суздылар. Ул вакыт иске китап­ханә һәм медпункт шунда иде әле. Авылның шул як кешеләре өчен су колонкасы булды, су якынайды. Атлар эчәр өчен озын улак та куйгач, хайваннар өчен халык суны шул улактан гына ала башлады. Ә кер чайкар өчен бөтен Бакырчыга бер кизләү. Кайберәүләр караңгы төшкәч фонарь яктыртып та кер чайкый иде.
Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев