Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дуслык белән көчле без

Күгеш мәдәният йортында төрле бәйрәм чаралары һәрдаим үткәрелеп килә. Бәйрәм көннәрендә мәдәният йорты үзе «кунаклар» кабул итте.

Сәхнә бу көнне төрле милләт вәкилләре белән гөрләп торды. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән «Дуслык белән көчле без!» диеп исемләнгән кичәдә, милләтләр дуслыгы хөрмәтенә төрле җырлар, күнел ачулар, төрле милләт биюләре башкарылды.

Кичәне алып баручылар Зөлфия Сәлахиева һәм Эльмира Хәялиевалар кунакларны сәхнәгә чакырды.

Татар, башкорт, үзбәк, рус, мари, мордва, хәтта чегән дусларыбыз да үз итте сәхнәбезне. «Кунаклар» үзләре белән буләк тә алып килгәннәр иде.Чын татар егет-кызлары Азат Зиятдинов, Альбина Әхмәтшина татар, Зөлфия Садриева, Әхмәтшина алар рус халык биюләрен тамашачыларга бүләк иттеләр. Бәйрәмгә килгән башкорт кызлары бәйрәмне тагы да тулыландырдылар. Үзбәк һәм чегән дусларыбыз да сәхнәне үз итте. Авылыбыз үзешчән башкаручылыры бәйрәмне тагы да җанландырды. Бәйрәм кичәсе тамашачылар күңеленә хуш килде

Гөлфия Садриева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев