Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дөньядагы иң кечкенә кеше вафат булган

Аның кебек чамадан тыш кыска буйлы кешеләрнең гомере озын булмый, дисәләр дә, Непал кешесе Чандра Бахадур Данги 75 яшенә җитеп кенә үлгән.

Планетаның иң кечкенә кешесе буларак Чандра Бахадур Данги 2012 елда гына таныла. Чөнки аңа кадәр хастаханәләргә мөрәҗәгать иткәне булмагач, Гиннеслар китабына да кертү турында уйлап караган кеше булмый.

Үлчәп карагач, шаккаталар: Чандра Бахадур Дангиның буй озынлыгы - 54,6 сантиметр гына була. Чын дөреслек чагыштыруда туа, дигән кебек, Чандра Бахадур Данги 2014 елда планетаның иң озын кешесе төрек Солтан Кесен (251 сантиметр) белән очрашкананн соң төшкән фотосы белән дә дөньяны шаккатырган иде.

Дөньяның иң кечкенә кешесе 4 сентябрьдә пневмониядән вафат булган.

Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X