Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Динә Гарипова аэропортка барганда юл һәлакәтенә юлыккан

Аэропортка юл тотканда Динә Гарипова юл һәлакәтенә юлыккан, дип яза «MK.ru» сайты. Җырчы самолетка соңга кала язган.

Динә һәм аның администраторы Анна утырган машинаны тизлек яратучы автомобилист бәрдергән. Якташыбыз Щелковское шосседан Чкаловск хәрби аэдромына юл тоткан була. Аэродромнан самолет исә Новороссийскка очасы булган. Бәхеткә, һәлакәттә зыян күрүче булмаган.
Шулай да авария булган урынга ЮХИДИ хезмәткәрләрен һәм иминият компаниясе вәкилләрен чакыртканнар.
Җырчы соңга калмасын дип, Гарипованың администраторы башка машина чакыртырга мәҗбүр булган. Нәтиҗәдә Динә самолетка утырырга өлгергән.
Мәгълүмат матбугат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев