Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Депутатлар ОСАГО тарифларын арттырмаска тели

Россия Үзәк банкы карары буенча 12 апрельдән автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерүнең (ОСАГО) база тарифын 40 %ка арттырып, иминият компанияләренә тагын 20% чигеннән чыкмыйча үз бәяләрен билгеләү хокукы бирелде.

Шулай итеп, полис бәяләре 60 %ка кадәр кыйммәтләнергә мөмкин.

Россия Дәүләт Думасының берничә депутаты моның белән ризалашмыйча, канун проекты әзерләгән. Алар фикеренчә, 2015 ел башында билгеләнгән бәяләрне 2017елга кадәр үзгәрешсез калдырырга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, тариф бәяләрен арттыру ихтыяҗы 2014 елның 1 октябрендә ОСАГО турындагы канунга үзгәрешләр кертелгәннән соң туды. Чөнки килгән зыян өчен иминият түләүләре арттырылды, дип хәбәр итә intertat.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев