Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Данис Камалов җитәкләгән бүлекчә Татарстанда беренче урын алды

Агымдагы елның 9 ай нәтиҗәләре буенча Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең дознание бүлекчәсе республикада 1нче урын алды. Бу күбрәк яшь җитәкче - подполковник Данис Камаловның тырышлыгы аркасында мөмкин булды.

Данис яшьтән үк хокук саклау органнарында эшләргә хыялланган һәм милиционер һөнәре - дәүләт өчен иң мөһиме дип исәпләгән. Тормыш юлын сайларга туганнары да - күп еллар дәверендә паспорт-виза , аннан соң федераль миграция хезмәтендә эшләгән әнисе милиция подполковнигы Миләүшә Габдрафыйк кызы, абыйсы - милиция генерал-майоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Рафил Нугуманов сайларга булышкан. Данис 16 яшендә 3нче гимназиянең милиция классына килә, аннан соң Алабуганың милиция махсус урта мәктәбенә укырга керә, юридик дисциплинаны өйрәнә, криминалистиканы. Спорт белән дуслаша. Диплом алганнан соң 2003 елда Яшел Үзән эчке эшләр идарәсендә дознаватель булып эшли башлый. Шул ук вакытта Казанда читтән торып юридик факультетка укырга керә.

-Беренче тапкыр миңа Норлатта умарталыкта булган урлау фактына барырга туры килде, - дип исенә төшерә хәзер Камалов. - Аны ачуда мин бернинди дә роль уйнамадым, җирле участковый андагы контингентны биш бармагы кебек белгәч шунда ук каракның кем икәнен исәпләп чыгарды. Мин бу очракта ничек теориянең практикага ашырылуын үз күзләрем белән күрдем. Ә аннан соң үземә дә төрле җинаятьләр йомгагын чишәргә туры килде.

Даими киеренкелекне, нормадан тыш эш сәгатен, каты графикны бөтен кеше дә җиңә алмый. Күп вакыт тынгылык та, йокы да күрмисең. Әмма Камалов бирешми, алай гына да түгел үзен грамоталы юрист итеп тә күрсәтә ала. 4 елдан соң аңа җитәкче урынбасары вазыйфасын ышанып тапшыралар, ә 2014 елдан башлап ул - эчке эшләр бүлегенең дознание бүлеге җтитәкчесе.

-Бүлекчәдә безнең 16 хезмәткәр эшли, шуларның 13е - хатын-кыз, - дип сөйли Данис Линар улы, - Коллектив чагыштырамача яшь, әмма безнең үзебезнең традицияләр бар: бер-беребезне алмаштырабыз, тормышта да бер-беребезгә ярдәмләшеп яшибез.

Ел башыннан Яшел Үзән дознавательләре 446 җинаятьне тикшергән . Аларның тырышлыгы белән бик күп көнкүреш ызгышлары хәл ителгән, сәүдә нокталары - караклардан, шәһәр урамнары руль артындагы исерек машина йөртүчеләрдән. Мәсәлән, 1 июльдән исерек машина йөртүчеләргә закон катгыйлану белән бүлек хезмәткәрләре тарафыннан 14 кеше җаваплылыкка тартылган. 36 яшьлек машина йөртүче, мәсәлән, "Тойота"сы руле артында исерек булган. Аны 260 сәгатьлек мәҗбүри эшкә хөкем иткәннәр. Андый мисалларны күп китерергә була.

-Андый геройларга тагын бер кат искәртәсе килә, - дип сөйли Данис Камалов.- Закон бунча алар 2 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителергә яисә аларга 300 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.

Җинаятьчелек өлкәсендә тагын бер яңа күренеш, ул да булса сәүдә нокталарыннан урлаулар. Хәтта күрше республикалардан да Яшел Үзәнгә килеп шундый җинаятьләр кылып йөриләр. Әмма хокук тәртибен саклаучыларның оператив эше нәтиҗәсендә алар тиз тотыла.

Балаларына дөрес тәрбия бирмәүчеләр дә - дознавательләр контингенты. Быел Украинадан кайткан 33 яшьлек иргә карата җинаять эше каралган. Ул монда өйләнеп, үги улын уллыка алган. Әмма ул аны гадәти булмаган ысуллар белән "тәрбияләгән". Бала сәгатьләр буе яланаяк дөге өстендә дә басып торган, каеш белән дә кыйналган, өйдә ялгызын бикләп калдырып та интектергәннәр. Суд аңа җәзаны шартлы рәвештә бирсә дә, ул амнистиягә эләккән.

-Бу атанаң баласына карата яңа гамәлләре әлегә ишетелми,- ди дознание бүлеге җитәкчесе - Безнең башкарган эш юкка булмагандыр дип уйлыйм.

Лилиана Куликова,

Эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре

Фотода полиция подполковнигы Данис Камалов.

2015 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча иң яхшы дознаватель булган полиция майоры Светлана Хмелева. Ул җинаять эшләрен иң кыска срокта карап, 46 эшне судка җибәргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев