Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Данир Сабировның кызы чит илдән зур бүләк белән кайткан

Юмор остасы Данир Сабиров гаиләсе белән Кипрдан ялдан кайтып төште.

Билгеле булганча, Сабировларның 6 яшьлек олы кызлары Мәрьям нәфис гимнастика белән шөгыльләнә, төрле ярышларда катнашып дәрәҗәле урыннарга лаек була. Кипрда да Мәрьям тик ятмаган, осталыгын күрсәтеп бүләк откан!

- Мәрьям 3 яшьтән бирле нәфис гимнастика белән шөгыльләнә. Кипрга баргач та балалар үзәгенә кереп карарга булды. Анда ярышлар бара иде, кызыбыз да читтә калмады, бик теләп катнашты. Йөзү, бию һәм башка өлкәдә үзен күрсәтте. Медаль белән бүләкләделәр үзен. Чит илгә соңгы тапкыр төпчек кызыбыз Дания белән йөкле булганда барган идек. Кипрда гаилә дусларыбыз белән 8 көн ял иттек, бик канәгать булып кайттык, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Данирның тормыш иптәше Миләүшә Сабирова.
Миләүшә әйтүенчә, быел Данирның зур сәхнәгә аяк басуына 5 ел тула икән. Юмор остасы юбилей елына әзерлек эшләре башлаган, яңа программа өстендә эшли.
Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев