Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чыкмый торсаң бер генә көн, өзелә бит үзәгем

Туып үзең 95тә Егерме яшькә җиттең. Тирә-юньгә нурың сибеп, Безне бәхетле иттең.


«Ярыш»ым син, «Идел ягы»м,
Инде «Яшел Үзән»ем!
Чыкмый торсаң бер генә көн,
Өзелә бит үзәгем.

«Яшел Үзән» куандыра
Егерме ел буена.
Онытмассың чакырырга
Илле яшьлек туеңа!

«Яшел Үзән» газетасы
Җан дустыма әйләнде.
Күңелләрем, рухым, хисем
Синең белән бәйләнде.

Яшә әле балкып шулай
Йөз яшькә кадәр җитеп.
Башка район гәҗитләрен
Көнләштерерлек итеп.

«Яшел Үзән»гә язылам дип,
Алдым кулыма каләм.
Сине тудырган төркемгә
Миннән ялкынлы сәлам.

Яшә шулай сөендереп,
Гомерең озын булсын.
Егерме яшьлек битләрең
Язмалар белән тулсын.

Сине чыгарган коллектив
Исән-сау булып торсын.
Сине укып һәрбер кеше
Үзенә илһам алсын!
Фәндияр Гыйльманов.
Югары Урысбага

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев