Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Чиста су" программасы – Яшел Үзәндә

Авылга -су, суга акча җитми. Көннәр кабат эссе тора, шуңа да су белән тәэмин итү проблемасы алгы планга чыга. Әле бер авылдан, әле икенчесеннән безгә мөрәҗәгать итеп канәгатьсезлек белдерә халык. Районда 2011 нче елдан бирле "Чиста су" программасы гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә бу юнәлештә нинди эшләр башкарыла? Норлат авылында "Чиста...

Авылга -су, суга акча җитми. Көннәр кабат эссе тора, шуңа да су белән тәэмин итү проблемасы алгы планга чыга. Әле бер авылдан, әле икенчесеннән безгә мөрәҗәгать итеп канәгатьсезлек белдерә халык. Районда 2011 нче елдан бирле "Чиста су" программасы гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә бу юнәлештә нинди эшләр башкарыла?

Норлат авылында "Чиста су" программасы буенча су басымын арттыру манарасы урнаштырыла, сүүткәргечләр яңартыла. Агымдагы елда моның өчен республика бюджетыннан ике миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Бакча сезонында авылда килеп туган сусызлык проблемасы өлешчә хәл ителәчәк.

Татар Наратлысында һәм Мулла Илендә дә яңа суүткәргечләр кертү эше төгәлләнү алдында. Җаваплы оешма хезмәткәрләре план буенча бер авылдан икенчесенә күчеп йөри.

Авылларда суга кытлык, нигездә, май-август айларында - яшелчәләргә су сибү таләп ителгән вакытта гына күзәтелә. Аеруча корылык булган елларда. Әмма җәй тәмамланганны көтеп утырып булмый бит. Киләсе елга проблема тагын кабатланачак.

Район авылларын су белән тәэмин итү - -җитди мәсәләләрнең берсе булып тора. Җирле бюджеттан әлеге максатларга өстәмә рәвештә 5 млн сум акча бүлеп бирелгән. .13 авыл җирлегендә суүткәргеч челтәре яңартылачак. Чишмәләрне чистарту һәм төзекләндерүгә дә зур игътибар бирелә.

"Чиста су " программасы республикада 2017 нчы елга кадәр эшләр дип планлаштырыла.

Рәмзия Дәүләтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев