Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чирегендә бер «4»се дә юк!

Авыр уку елыннан соң күпләр җәйге каникулда ял итеп, көч туплап калырга ашыга. Бүгенге язмамның герое исә ял турында гына уйлап калмыйча, белемен арттыру, төрле бәйгеләрдә үзен сынап карау турында да онытмый.

Әйе, 5нче гимназиянең IX сыйныф укучысы Илсөя Хәлиуллина өчен әлегә төпле белем алу беренче урында.
I сыйныфтан алып бүгенге көнгә кадәр чирегендә бер генә «4»ле билгесе булмаган кыз укуның энә белән кою казуга тиң икәнлеген яхшы аңлый. Рус теле укытучысы Резедә Баһавиева халыкара «Живое слово» мультимедия фестивалендә катнашырга чакыргач та, икеләнеп тормый. Бүгенге кебек мөмкинлекләр булганда үзеңне сынап карарга кирәк! Илсөянең моңа кадәр дә мәктәп, республика күләмендә узган олимпиадаларда катнашып, урыннар яулаганы була. Биш номинациядә узучы бу фестивальдә ул соңгысын - «Грамотей» дигәнен сайлый. 25 августка кадәр резюме белән, 10 биремне эшләп җибәрәләр. Россиянең 146 шәһәреннән, 33 иленнән журналистлардан, студентлардан, укучылардан меңнән артык эш кабул ителә. Уку елының беренче көнендә үк шатлыклы хәбәр килеп ирешә - Илсөя фестивальнең финалисты икән бит! Укытучыга гына түгел, гимназия өчен шатлыклы хәбәр бу. Уйлап карагыз әле, халыкара дәрәҗәдә узучы бәйгедә Яшел Үзәннең татар гимназиясе укучысы финалист. Урыс теленнән!
Сентябрь аенда Илсөя әнисе Люция, укытучысы Резедә Шамилевна белән Нижегородск өлкәсендә урнашкан Олы Болдино авылына барып кайтты. Олы Болдино - бөек рус шагыйре Александр Пушкинның тормышы һәм иҗаты белән бәйле булган, Россиянең искиткеч бер почмагы ул.
- 5 сәгатьлек юл сизелмәде дә. Безне бик җылы каршы алдылар. А.С.Пушкин утарын карадык, экскурсияләргә бардык. Аннан тантаналы бәйрәмгә җыелдык. Номинацияләрдә җиңгән финалистларның барысына да дипломнар бирделәр. Без инде бүләкләү тантанасы тәмамлана дип, җыена да башлаган идек, әле бер җиңүчене дә бүләклиләр икән. Үз фамилиямне ишеткәч, гаҗәпләнүемнең, сөенүемнең чиге булмады. «Грамотей» бәйгесен уйлап табу­чы Нина Баранова миңа җиңүче дипломы белән мактаулы билге - көмеш орден тапшырды, - дип сөйли Илсөя.
Менә шулай, ерак юлны якын итеп, Олы Болдинога финалист дип барган Илсөя, җиңүче исеменә дә лаек булып кайта.
Олыларча төпле фикер йөртүе, гадилеге, җитдилеге белән яшьтәшләреннән аерылып торучы Илсөянең мондый зур җиңүе беренчесе булса да, соңгысы булмас дип ышанасы килә. Тырышлык, үҗәтлек кебек сыйфатларга ия булган кыз үз дигәненә ирешер, Аллаһ боерса. Без аңа бары уңышлар гына теләп калабыз. Илсөяне, зур бәйгегә әзерләгән укытучысы Резедә Шамилевнаны зур җиңү белән котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев