Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чикләнмәгән мөмкинлекләр шәһәрендә

Пенсия фонды идарәсе биргән мәгълүматлар буенча Яшел Үзән районында 16382 инвалид исәпләнә, шуларның 551е - балалар. Физик мөмкинлекләре чикле авырулар биш иҗтимагый оешмага берләшкән. Алар ел саен инвалид­лар декадасын үткәрү планын төзи. Декада район башлыгының инвалидларның иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашудан башлана. Сәләтле балалар да бу очрашуга чакырыла.

4 декабрь - социаль яклау бүлеге базасында инвалидларның иҗтимагый оешма вәкилләре катнашында «түгәрәк өстәл», көрәш мәктәбендә атлетик тренажерларда ярышлар;
5 декабрь - 2нче коррекцион мәктәптә «Кем булырга телим һәм булам» профориентацион чара; 4нче спорт мәктәбендә өстәл теннисы ярышлары; Горький исемендәге мәдәни үзәктә инвалидларның иҗади фестиваленең Гала-концерты.
8 декабрь - халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидлар өчен эш урыннары ярминкәсе;
1 - 10 декабрь - барлык мәдәният, мәгариф, социаль ярдәм күрсәтү учреждениеләрендә күңел ачу программалары, күргәзмәләр, очрашулар.
Хөрмәтле газета укучылар!
Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен оештырылган чараларда барыбыз да катнаша ала. Бу категория кешеләрнең мөмкинлекләрен күреп, аларга ярдәм итсәк, аларны яшәргә дәртләндерсәк, канатландырсак иде. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев