Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Черноболь станциясен сипләүдә катнашкан

Бу шәһәр исеме үзе үк шомландыра. Кайчандыр кеше яшәгән кала хәзер менә үләт базыдай өркетә. Моңарчы күрмәгән-белмәгән, үтә зиһенле галимнәр дә авызлыклый алмаган гарасат җан иясенә яшәү мөмкинлеге калдырмады анда. Шул җимергеч көч белән безнең якташларыбыз да көрәшеп карады. Батыр егетләребезнең дә хәлен белешеп торырга кирәк. Әйе, Чернобыль атом станциясенең...

Бу шәһәр исеме үзе үк шомландыра. Кайчандыр кеше яшәгән кала хәзер менә үләт базыдай өркетә. Моңарчы күрмәгән-белмәгән, үтә зиһенле галимнәр дә авызлыклый алмаган гарасат җан иясенә яшәү мөмкинлеге калдырмады анда. Шул җимергеч көч белән безнең якташларыбыз да көрәшеп карады.
Батыр егетләребезнең дә хәлен белешеп торырга кирәк. Әйе, Чернобыль атом станциясенең җимерек блогын томалауда катнашкан һәркем дә, кызганычка, чирле кеше. Һәм ул зәхмәтне дәвалау чарасы да юк. Норлатта туып үскән Фәрит Ибәтуллин да: «Иртә-кич берәр уч дару эчсәм генә кеше мин», - ди әнә. Фәритне без Яшел Үзән хәрби комиссариатында очраттык. Аның хәлләрен белештек, тормышын сораштык.
Хәрби комиссариат Фәритне 1987 елның 17 гыйнварында чакыртып ала. Оренбург өлкәсендә ике атна саклану алымнарына өйрәткәч, Чернобыльгә эшкә алып китәләр.
- Урманда палаткада яшәдек. Иртән музыка белән уятып ашарга җыялар иде, аннары, машинага утыртып, атом станциясенә алып баралар. Анда җитәрәк, икенче машинага күчәбез һәм киемнәрне алыштырабыз. Аннары эшкә керешәбез, - дип сөйләде Фәрит.
- Нинди эшләр башкарырга туры килде соң?
- Ни кушсалар, шуны инде. Хәрбиләр боерыкка буйсынырга тиеш. Без күбрәк җимерелгән блокның подвалын чистартуда эшләдек. Капчык белән йөгереп керәбез, бетон-таш ватыкларын тутырабыз һәм йөгереп чыгабыз, барлыгы 50-60 секунд вакытка сыешырга тиешсең. Көненә барысы 5-6 минутка җыела шул нурланышлы подвалга кереп-чыгулар. Сварщик булгач, мине бүтән эшләргә дә җибәрәләр иде. Шунда эшләүче машиналарны төзәткәләдем.
- Фәрит, шәһәрнең үзен күрдегезме, ул нинди хәлдә иде?
- Эшкә барганда-кайтканда күрдек инде. Алай чыгып йөрмәдек, йөрисе дә килмәде - бушап калган кала күңелгә авыр тәэсир итте. Аны бит барчасы берьюлы ташлаган да киткән, ишегалларында кибәргә элгән керләре дә шул килеш калган аларның.
- Андый җирдә беркемгә дә булырга язмасын, әлбәттә. Өеңә кайчан җибәрделәр соң?
- Мин анда 3 апрельгә хәтле эшләдем. Кайтып киткәндә җыйган нурланышым 18 рентгенга җиткән иде. Чир үзен башта берничек тә сиздермәде. Алты-җиде ел үткәч кенә күкрәк авыртуын тоя башладым. Казан республика хастаханәсендә операция ясадылар. Рәхмәт табибларга, шуннан соң яшисе килә башлады. Чын дөресен әйткәндә, төшенкелеккә бирелә башлаган идем инде. Служаклар да чирдән арына алмый, кайберләре эчкечелеккә дә бирелде. Әнә Норлат егете Рәфгать, авыргач терелмәде, китеп тә барды. Безнең белән бергә эшкә йөргән Казан кызы Света да мәрхүм. Ул шунда вертолетларга керосин тутырып тора иде... Менә шул дәваланудан соң минем хәлем яхшырып китте китүен, әмма дарусыз тора алмыйм бөтенләй.
- Фәрит, менә әле синең белән очрашып сөйләшкәндә шуны абайладык: син бер дә чиргә бирелеп, өметсезлеккә төшкән кешегә охшамагансың, Аллаһка шөкер! Әйт әле, күңелсезлектән нәрсә коткара үзеңне?
- Гаиләм. Оныкларыбыз үсә инде безнең. Минем улым өйләнде, ике кызы бар. Камилә белән Әминә. Без хәзер Казанда яшибез бит, Чернобыльдә эшләгән өчен шунда фатир бирделәр миңа. Хатыным Даниягә рәхмәт, ул тота гаиләне. Бөтенебез бергә гөрләшеп яшибез. Кем ничектер, без үзебез оныклар дип үләбез инде. Аларның тавышларын ишетим дип атлыгып кайтып керәм мин өйгә.
- Сорауларыбызга җавап биргәнең өчен рәхмәт, Фәрит. Исәнлек телибез үзеңә. Тату гаиләңдә һәрвакыт шулай балаларның күңелле тавышлары яңгырап торсын!
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X