Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чәчләргә төшкән кырау йөрәкләрне туңдырмасын өчен

Гомер көзләренә кереп барам, Сары яфракларга уралып. Тик күңелдә генә никтер сагыш, Ә вакытны булмый туктатып.

Әйе, чыннан да, вакыт бик тиз уза. Әйләнеп карарга да өлгермисең, яшьлек үткән, балалар урнашкан, оныклар әби-бабай, диеп йөгереп йөриләр,сиздермичә генә картлык та килеп җиткән.
Өлкәннәребезнең җаннарына җылылык өстәп, күңелләрен күтәреп 1 октябрь көнне базар мәйданында шәхси эшмәкәр Мәдинә Гыйззәтуллина тарафыннан оештырылган бәйрәм концерты барысының да күңеленә хуш килгәндер. Бәйрәм белән котларга авыл җирлеге башлыгы Ринат Баһаветдиновның килүе дә өлкәннәргә карата ихтирам һәм хөрмәт билгесен күрсәтте.
Мәдинә ханым үзе исә, бер генә чарадан читтә калмыйча, авыл халкының көндәлек тормышына бәйрәм рухы өстәп, ялларын кызыклы итәр өчен тырыша. Әле бәйрәмгә килгәннәрне хуш исле чәй, кайнар коймаклар белән кунак итеп сыйлап та җибәрә. Шуңа да, базарга килгән олысы-кечесе, аңа рәхмәтләрен җиткереп, исән-сау эшлә, диеп, киләсе бәйрәмнәрне көтеп калалар.

Розалия Ибраһимова.

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев