Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чаллы хастаханәсендә 3 игезәк дөньяга килгән

Яңа туган кызлар - Екатерина Герасимова һәм Алексей Фомин гаиләсендәге беренче балалар.

Бәхетле әни, Алабугада яшәүче Екатерина өч кыз бала тапкан. Сабыйлар йөклелекнең 35нче атнасында 2015, 2035 һәм 2185 граммлы булып дөньяга килгән.

29 яшьлек булачак әнине Чаллыдагы Перинаталь үзәккә берничә атна элек салынган булган. Балалар кесарев кисеме белән тудырылган. Кызларга Арина, Дарина һәм Кира исеме кушканнар.


Өч игезәк туу - сирәк күренеш. Чаллының Перинаталь үзәгендә соңгы биш елда мондый сөенечле вакыйга 5 тапкыр гына булган. Ә ике игезәк сабыйлар ел саен 100 пар чамасы туа, ди.

Чыганак - интертат.ру.

Фото: nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев