Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чаңгыда узыштылар

Узган ял көннәрендә шәһәребезнең 4нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм якташыбыз - халыкара спорт мастеры Е.Белов призларына яшүсмерләр һәм балалар арасында чаңгы ярышлары уздырылды. 2 һәм 3 чакрым арада көчләрен сынап карарга теләүчеләр 200гә якын җыелды. Әйтергә кирәк, Евгений Белов үзе чаңгычы булып спорт дөньясында танылды. Ул - Россия...

Узган ял көннәрендә шәһәребезнең 4нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм якташыбыз - халыкара спорт мастеры Е.Белов призларына яшүсмерләр һәм балалар арасында чаңгы ярышлары уздырылды. 2 һәм 3 чакрым арада көчләрен сынап карарга теләүчеләр 200гә якын җыелды.

Әйтергә кирәк, Евгений Белов үзе чаңгычы булып спорт дөньясында танылды. Ул - Россия чемпионы, милли олимпия җыелма командасы әгъзасы, тынычлык кубогы ярышларында да катнашып тора. Яшел Үзәндә туып үскән танылган чаңгычы узышларны ачып җибәрде.
Якташларыбыз сынатмады. Яшүсмерләр арасында Данияр Гарипов - I, Ришат Зарипов II урынны алды. Кызлардан Арина Десятниковага тиңнәр булмады. Балалар арасында Артем Галкин һәм Чулпан Ногманова ялтырап алды. Чаңгыда узышу осталыкларына аларны шәһәребезнең спорт мәктәбе мөгаллимнәре өйрәтә.
Матбугатка Ильяс Салихҗан
әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250