Чаңгы спорты буенча дөнья чемпионаты төгәлләнде
Кичә Швециянең Фалун шәһәрендә чаңгы спорты буенча дөнья чемпионаты төгәлләнде.
Чемпионатның иң азаккы узышында ир-атлар 50 чакрым арада җитезлекләрен сынады. Марафон узышында Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков та чыгыш ясады.
Кызганычка каршы, Россия чаңгычылары медаль яулый алмады. Максим Вылегжанинны "бронза"дан аз гына вакыт аерып торса, Андрей финишка 27 нче генә булып килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев