Өч сеңелне яшен сугып үтергән
Яшен сугу өч яшь хатынны - өч сеңелне үлемгә китергән. Әлеге хәл Таҗикстан башкаласыннан ерак түгел бер районда була.
Өч бертуган сеңел 28 яшьлек Нигина һәм 17 яшьлек Мархабо Саидова яшен сугудан шунда ук, ә 23 яшьлек Мавлюда соңрак хастаханәдә һәлак булган.
Ведомстволар хәбәр итүенчә, Таҗикстанда ел да яшен сугудан 4-5 кеше һәлак була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев