Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бюджет акчасын – мәктәпкә

Шәһәр һәм район мәктәпләрендә чираттагы уку елы тәмамланды, чыгарылыш кичәләре дә шаулап-гөрләп узды. Мәктәп диварлары бер мәлгә балалар шау-шуыннан, чыр-чудан, ыгы-зыгыдан тынып калды, әмма аларда кызу эш кайный: мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына әзерлек тулы көченә бара. Бу хакта әңгәмәдәшебез - муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары...

Шәһәр һәм район мәктәпләрендә чираттагы уку елы тәмамланды, чыгарылыш кичәләре дә шаулап-гөрләп узды.
Мәктәп диварлары бер мәлгә балалар шау-шуыннан, чыр-чудан, ыгы-зыгыдан тынып калды, әмма аларда кызу эш кайный: мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына әзерлек тулы көченә бара. Бу хакта әңгәмәдәшебез - муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәйсә Афанасьева тулырак сөйли.
- Мәгариф учреждениеләре санитар-гигиена таләпләренә туры килсен өчен, шәһәр һәм район мәктәпләрен яңа уку елына әзерләү буенча күләмле эш билгеләнгән иде. 30 елдан артык эшләп килүче мәктәпләр республика капиталь ремонт планына кертелде, болар - С.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе, Әйшә урта мәктәбе, 10нчы гимназия, 11, 14нче лицейлар. Әлеге мәктәпләрне капиталь ремонтлауга 44 миллион сум акча бүлеп бирелде. Түбә ябу, тәрәзәләрне һәм ишекләрне алмаштыру, сан/узелларны ремонтлау кебек эшләрне башкарырга кирәк аларда. Бүтән мәктәпләрдә дә эшлисе эшләр шактый: 41нче «Ручеек» балалар бакчасын Норлат урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укый торган бинасына күчерү эшен төгәллисе, Раифа һәм Татар Танае урта мәктәпләренең түбәсен, 10нчы гимназиянең җылыту системасын ремонтлап бетерәсе бар. Мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына әзерләү барышында җирле бюджеттан бүлеп бирелгән 4,5 млн сумга 11 мәгариф учреҗдениесен ремонтлау күздә тотыла. Балаларның иминлеген тәэмин итүгә (янгыннан, террордан саклануга) җирле бюджеттан өстәмә рәвештә 17 миллион сум акча бүленде. Шефлар һәм иганәчеләр дә читтә калмый мәктәпләрне ремонтлау эшендә. Алар да билгеле бер ярдәм күрсәтә.
- Яңа уку елында ничә мәгариф учреждениесе эшләячәк?
- 2013-2014 уку елында Яшел Үзән муниципаль район территориясендә 93 мәгариф учреждениесе эшләр: 48 балалар бакчасы, 43 мәктәп, 2 өстәмә белем бирү учреждениесе. 1 сентябрьдә 14,5 мең бала партага утырыр дип исәпләп торабыз, балалар бакчасында 7500 сабый тәрбия алачак.
Мәктәпләрне, сыйныф бүлмәләрен яңа уку елына әзерләүдә укытучылар да турыдан-туры катнаша, әмма аларның кайсыберләре, чираттагы ял вакыты булуга карамастан, белемен һәм квалификациясен күтәрү өстендә эшли, курсларда укый. Иҗади эшләүче укытучылар, кагыйдә буларак, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә җиңү яулый. Әйтик, былтыр 16нчы мәктәпнең музыка укытучысы Венера Яруллина, 3нче гимназиянең физика укытучысы Ирина Тезева һәм 9нчы лицейның биология укытучысы Надежда Кибец «Мәгариф» өстенлекле милли проект кысасында бәйгедә җиңеп чыкты һәм федераль грантка лаек булган иде.
- Быел «Иң яхшы укытучы» исеменә һәм федераль грантка кемнәр дәгъва кыла?
- Балаларга сыйфатлы белем һәм яхшы тәрбия бирүдә армый-талмый фидакарьләрчә эшләүче югары квалификацияле укытучылар, бәхеткә, күп. Быел, мәсәлән, 16нчы мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Ландыш Хәлилова, 3нче гимназиянең математика укытучысы Елена Шулаева һәм рус теле һәм әдәбияты укытучысы Людмила Коновалова, 1нче лицейның информатика укытучысы Наталья Серякова «Иң яхшы укытучы» исемен яулар дип исәпләп торабыз, федераль грант та булыр.
- Мәктәпләрнең компьютерлар белән тәэмин ителеше ничек?
- Августта мәгариф учреждениеләренә 200 компьютер кайтарылыр дип көтәбез. Искергән техника тулысы белән яңасына алмаштырыла. 2013 елда федераль бюджет исәбенә барлык гомуми белем бирү мәктәпләрне дә Интернет челтәренә тоташтыру эше тәмамланды. Кайбер мәктәпләрдә физика, химия, технология, башлангыч сыйныфлар кабинеты җиһазланды, мобиль сыйныфлар булдырылды. Заман алга бара һәм мәгариф учреждениеләре дә заманча технологияләр белән баетыла. Укыйсы да, җиң сызганып эшлисе генә.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X