Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәйрәм яллары яңгырлы булачак

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә бүген - 17 июль көнне республикада аязучан болытлы һава торышы саклана. Вакытлы яңгырлар явуы мөмкин. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә 8-13, көндез исә 18-23 градус җылы булачак. Төнге сәгатьләрдә төньяк-көнчыгыш һәм төньяк-көнбатыш төбәкләрдә - Чаллы, Алабуга, Әгерҗе, Мамадыш, Кукмара, Лаеш һәм...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә бүген - 17 июль көнне республикада аязучан болытлы һава торышы саклана. Вакытлы яңгырлар явуы мөмкин.

Татарстанда уртача һава температурасы төнлә 8-13, көндез исә 18-23 градус җылы булачак. Төнге сәгатьләрдә төньяк-көнчыгыш һәм төньяк-көнбатыш төбәкләрдә - Чаллы, Алабуга, Әгерҗе, Мамадыш, Кукмара, Лаеш һәм Яшел Үзәндә иң салкыны (8-11), ә калган районнарда 10-13 градус җылы булачак.

Көндез иң җылысы (23 градуска кадәр) көньяк районнарда - Нурлат, Чистай, Базарлы Матак, Аксубай һәм Болгарда булачак. Ә төньяк-көнчыгыш районнарда - Чаллы, Алабуга, Минзәлә һәм Әгерҗедә иң салкын (21 гә кадәр) һава температурасы хакимлек итәчәк.

Казанда төнлә - 9-11, көндез 19-22 градус җылы.

18 июльгә каршы төндә яңгыр ява. Һава температурасы 10-15 градус чамасы саклана.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X